Новости
10 Октября 2022, 04:36

Башкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын санлаштыра алалар

Башкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын  санлаштыра алалар. Бу гадәти процессларны автоматлаштырырга, җитештерү контролен һәм компаниянең тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк

Башкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын  санлаштыра алаларБашкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын  санлаштыра алалар
Башкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын санлаштыра алалар

Уфа. 10 октябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда эшмәкәрләр үз бизнесларын  санлаштыра алалар. Бу гадәти процессларны автоматлаштырырга, җитештерү контролен һәм компаниянең тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Производствоны  санлаштыру  мөмкинлеге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының цифрлы карарлары платформасында барлыкка килде. «Россиядә нәтиҗәлелек» ресурсы   Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кушуы буенча  эшли башлады.

Әлеге платформа кыйммәтле белгечләрне эшкә алмыйча һәм үз хисаплау куәтләрен булдырмыйча, бизнеска предприятиене циффрлаштыра башларга ярдәм итәчәк. Бу гадәти процессларны автоматлаштырырга, җитештерү контролен һәм компаниянең тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын тормышка ашыру инде күптәннән үзен яхшы яктан күрсәтте. Яңа циффрлы платформа барлыкка килү Башкортстан Республикасы предприятиелеренеровфрлы мохитте эшли башларга һәм үз производствосын үстерү өчен өстәмә инструментлар алырга мөмкин, – диде БР  Хөкүмзте Премьер-министрының  беренче урынбасары – БР Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Бу сайтта   эксперт белән анкета һәм консультация үткәреп предприятиене  бушлай  диагностикаларга мөмкин. Бу охшаш әйләнеш һәм хезмәткәрләр саны белән тармак көндәшләре арасында компаниянең санлы җитлеккәнлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.

Предприятие ихтыяҗларыннан чыгып, платформа җитештерү, логистика, it, маркетинг һәм сату нәтиҗәлелеген күтәрү, финанс һәм персонал белән идарә итү өчен программа   сайлый. Сатучыларны алдан сайлау кулланучы ярдәмен гарантияли. Шулай ук экспертлар сатып алуны һәм финанслашуга гариза, субсидия яки грант рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге»илкүләм проекты критерийлары буенча туры килгән предприятиеләр циффрлы чишелешләр платформасыннан файдалана ала. Бу сәүдә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм эшкәртү сәнәгате тармакларыннан 400 миллион сумнан артык әйләнешле компанияләр. Чит илләрнең   өлеше 50 проценттан артмаска тиеш.

Автор:
Читайте нас