

Яңа Балтач. 9 октябрь - "Балтач таңнары". Бүген, 9 октябрь - Россиядә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. “Мәрданов индивидуаль предприятиесе” эшчәннәрендә дә бәйрәм кәефе. Механизатор Илшат Сафин 600 гектарга якын җирләрне туңга сөргән.
Россиядә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеле бер датага ия түгел. Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә фермерлар, эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук үз участокларында хезмәт куйган бакчачылар һәм табыннарны баетуга өлеш керткән барлык авыл эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Быел бу бәйрәм 9 октябрьгә туры килә.
Вакыт белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган игенче, терлекчеләргә,эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә бу көнне баш ияргә, аларга хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз. Республика игенчеләре быел биш миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. Ирешелгәннәр меңнәрчә игенченең тырыш хезмәте. Шушы уңышларда “Мәрданов” индивидуаль предприятиесенең дә өлеше бар.
Артка әйләнеп карасак, быел һава шартлары үсемлекчелек тармагы эшчәннәрен зур сынаулар алдына куйды. Җәйнең икенче яртыс ында иген кырлары тамчы да яңгыр күрмәде диярлек. Шундый шартларда да мәрдановлылар ун мең центнерга якын ашлык җыеп алдылар. Хуҗалык зур түгел. Алты йөз гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырганнар иде. Ашлык суктыруда Илдар һәм Рөстәм Ахуновлар эшләгән кырлар һәр гектардан унбиш центнердан артык төшем бирде.
Инде алдагы уңышны кайгырта игенчеләр. Йөз илле гектарда арыш чәчтеләр. Моннан берничә көн элек кырга органик ашламалар чыгарганнар. 1500 тонна сый алган бу басуда механизатор Илшат Сафин әлеге вакытта туңа сөрү эшләре башкара.
-Алты йөз гектарда җирләрне туңга сөреп калдырырга планлаштырган идек. Эшне ахырына якынлаштырып килә инде. Әнә, сабагының төрәннәре көзге кебек ялтырап тора бит,- ди Илһам Мәрданов, уңган механизатиорның тырышлыгыннан канәгать булып.
Шушы көннәрдә орлык чистарту эшләренә дә күмеләчәкләр.
Терлекчеләр дә сынатмый. Хуҗалыкта өч йөздән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Тугыз айда терлекчеләр һәр сыердан 2,4 мең килограмм чамасы сөт алды. Әлеге вакытта Яңа Балтач фермасында ремонт эшләрен төгәлләү бурычы тора.
Бу өлкәдә былтыр күлзмле эшләр башкарганнар иде. Быел да базаны ныгыту хәстәрен күрделәр.
-Бер абзарның түбәсен ремонтладык. Икенче бер япманың түбәсен яңарту өчен йөз герме мең сумлык калай сатып алдык. Калганы ремонтчылар тырышлыгына бәйле,- ди Илһам Мәрданов, алда торган эшләр белән таныштырып.
Хуҗалыкның йөзен кешеләр билгели. Авыл өчен янып яшәүчеләр булганда авылларда китләчәктә дә бәйрәм рухы сүрелмәс.