“Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы, лауреаты, Тушкыр авылында яшәүче Ралия Сәгъдиева истәлекләрен уртаклаша.
Бик күп еллар үтсә дә һичкайчан онытмый, сагынып, яратып искә ала торган укытучыларыбыз.
1963 елда беренче башлап, дулкынланып серле мәктәп ишеген ачып кердек. Безне елмаеп Гайшә Риян кызы Хисматова каршы алды. Башлангыч класс укытучылары иң күп көч салып, эшләрен яратып башкарган, балаларны яраткан кешеләр. Ничә фән укытырга, күпме дәфтәр тикшерергә, беренче хәрефләр өйрәтү, матур язарга өйрәтү. Шул ук вакытта балалар арасында бердәмлек, татулык, ихтирамлылық, ярдәмчеллек, бер-береңне кимсетмәү, игътибарлылык тәрбияләү нәкъ менә шушы беренче укытучыбыз тәрбиясеннән тора. Без бик рәхмәтлебез Гайшә апа Рияновнага. Безнең класс бердәмлеге, татулыгы, бер-беребезне һәрвакыт яклавыбыз, ярдәмчеллегебез, бертуганнар кебек булуыбыз белән аерылып тордык. Без укыганда укытучыларга апа, абый дип дәшә идек. Бу дөрестер дә, укытучы белән бала арасында якынлык, җылылык хисләре уята торган сүзләр. 4 класста укыганда Гайшә апа беренче класска укырга килә торган балаларны укырга өйрәтергә һәрберебезгэ берәр бала беркетеп куя иде. Без шуңа бик шатлана идек,"укытучы" булып алабыз бит...
Кешенең йөзе — матур язу. Класста бертөсле язучылар күп иде. Бу укытучының матур язуга күп көч салганын аңлата. 5 класска Мәнәгәз авылыннан укучылар килделәр, аларның язулары да бертөрле. Флюра Максут кызы Корбанова һәм Гайшә апа Зиганша кызы Зиганшиналар укыткан балалар да шундый ук тәрбия алган. Укытучылар иң абруйлы, хөрмәткә лаеклы кешеләр. Аларның гаиләләре, мал-туарлары, дөнья мәшәкатьләре күп. Шулай булса да күпме җәмәгать эшләре аларга йөкләтелә. Өчәр тапкыр Тушкырга килеп китә торган идек дип искә алалар иде. Башлангыч класс укытучыларына баш иябез.
Ана теленә һәм әдәбиятенә, китаплар, шигырьләр укырга мәхәббәт уяткан укытучыбыз Луиза апа Загит кызы Султанова булды. Һәр дәресне көтеп алып тыңлый идек. Безнең класс китапханәдән кайтмадык. Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен эле дә яттан беләбез. Луиза апаның тормыш иптәше география укытучысы, илебездэ, җир шары буйлап сәяхәткә "алып баручы Бөек Ватан сугышы ветераны, орден һәм медальләр кавалеры Нәҗип Закирьян улы Закирьнов белән матур итеп вальс бииләр иде. Алар бии башласа башка парлар туктап, бөтен халык аларга карап соклана иде.
Без укыганда уку китаплары барысы да татар телендә иде. Рус теле һәм әдәбияты атнага ничә генә сәгать була иде. Рус теле дәресләрен озын чәчле, аны матур итеп үреп урап куйган, чибәр, сөйкемле Фәния Ясави кызы Имаева укытты. Укытучы бит үзенең тышкы кыяфәте, үзен-үзе тотышы, сөйләшүе белэн дә балаларны тәрбияли. Класста төрле бала бар, кемдер яхшы, кемдер әзрәк йомшаграк укый. “Бертөрле укытсан да, белемгә ия булу талант ул” дия торган иде. Рус язучыларының әсәрләрен китапханәдән эзләп алып укый идек.
"Guten morqen, liebe kinder" дип саф немец телендә сөйләшеп класска килеп кергән укытучыбыз Зәләф Вәсби улы Гәрәйшинны көтеп ала идек. Штәндедән килеп укытып йөреде. Журнал битендә буш шакмаклар булмый иде, 25 баланың һәрберсеннән сорап өлгерә, яңа тема үтәргә дә вакыт җитә иде. Һәр дәрескә өйгә эшне ятлап килә идек. Бүгенге көндә Аллага шөкер, Зәләф абый Штәндедә яши, күптән түгел очрашырга насыйп булды, безне укыткандагы Зәләф абый, чак кына чәченә чал тошкән...
Хезмәт дәресендә малайларны балта, пычкы белән эш итәргә, өстәл, урындыклар эшләргә өйрәтте Хаблислам Эгедел улы Вахитов. Ә кызларны кул эшенә өйрәтүче, ашарга пешерергә, тегү машинасында төрле әйберләр тегәргә өйрәтүче укытучыбыз Манзума Зыя кызы Вахитова булды. Ботаника укытучысы, балаларда җирне кадерләп карап, яшелчә-җимешләр үстерергә өйрәтүче Газимә Ахун кызы Гиззатуллина. Бакчада үскән яшелчәләрдән төрле салатлар ясап малайларны сыйлый идек.
Математика укытучыбыз Нурихан Нуретдин улы Нуртдиновның дәресен бик яратып, кызыксынып укыдык. Без укыганда класста калдыру бар иде. Нурихан абый "калдырмаска кирәк, алар бит менә дигән алдынгы савучылар, механизаторлар, икмәк үстерүчеләр булалар бит" ди торган иде.
Һәрвакыт елмаеп, кызык сүзләрен сөйләп, көлдереп килеп керүче физика укытучыбыз Хәлим Имаметдин улы Хасаньянов булды. Физиканы бик аңламасак та, укытучыбызны яратканга күрә тырышып укыдык. Һәрвакыт яратып искә алабыз Хәлим абыйны.
Физкультура укытучыбыз Хаблислам абый һәр дәрестә иң беренче спорт төренен һәр адымын җентекләп өйрәтә иде. Тушкыр сигезьеллык мәктәбе спорт ярышларында һәрвакыт беренче урынны алды. Спортны яратырга өйрәтүе, инде олыгайгач та чангыларда йөрүебез, физик күнегүләр ясавыбызда чагыла.
Тарих дәресен алып баручы, балаларны Казанга алып барып тарихи җирләрдә йөртүче, туган якны өйрәнү музеен оештыручы, 7 буынга кадәр шәҗәрә эшләүгә күп көч салган укытучыбыз Хәмәт Низаметдин улы Низамов булды.
Химиядән Зәки Мөхетдин улы Мөхетдинов укытты. Бөек Ватан сугышы ветераны, орден һәм медальләр кавалеры.
Биология укытучыбыз Рафик Нариман улы Кәбиров булды. Рафик абый бүгенге көндә Иске Балтачта яши, лаеклы ялда. Мәктәптән кайтып китәргә ашыкмый идек без. Җыештыручы апалар кергәч кенә кайтып китә идек. Зөлфия апа, Әминә апа, Камилә апалар иртәнге сәгать 4тә килеп мичләрне ягып классларны җылыталар иде. Алмаш аяк киеме юк, язлы, көзле аларга шул хәтле эш күп. Зур рәхмәтлебез аларга.
Мәктәп елларында бер-береңнән дә үрнәк алып тәрбияләнәсең. Без шук булдык, дус булдык, бердәм булдык. Шуклыкдарыбызны беркайчан да укытучыларыбыз ата-аналарны мәктәпкә дәшеп балалар алдында кимсетмәделәр. Мәктәп эченнән чыкмады. Безнең классташлар арасында югары белемле юрист, умартачы, укытучы, атказанган энергетик, шәфкать туташлары булып эшләүчеләр булды. Иң кыйммәтлесе: яхшы ата-аналар. Һәрберебез гаиләле, инде оныкларга куанып яшибез. Яраткан укытучыларыбызның тәрбияләрен балаларыбызда күрәбез һәм шуңа да бәхетлебез.
Тушкыр сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганга үткән ел 50 ел булды. Очраштык. Җыелу урыныбыз мәчеттә булды. Иң беренче мәчеткә кереп яраткан укытучыларыбызга, сабакташларыбызга (кызганычка каршы, ярты классыбыз вафат) Рамиль хәзрәттән Коръән аятьләре укытып аларның рух шәрифләренә багышлап, авыр туфраклары җиңел булып, бездән разый булып, кыямәт көненә кадәр тыныч ятуларын, урыннары оҗмахтан насыйп булсын дип дога кылдык... Сез һәрвакыт безнең белән. Яратабыз, онытмыйбыз! Укытучылар көнендә барыбыз да искә алыйк! Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбызны укыткан укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсы килә. Бәхетле киләчәк насыйп булсын!
Ралия Сәгъдиева
Тушкыр авылы
Фотолар шәхси архивтан