

Башкортстанда 5 километр озынлыктагы Борай-Иске Балтач-Куеда трассасының авария хәлендәге юл участогында ремонт төгәлләнгән.
Бу хакта БР Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Башинформ.
Монда иске юл катламы бетерелеп, аеруча нык һәм чыдам вак таш-мастикадан ике кат асфальт-бетон катламы җәелгән, шулай ук климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, асфальт-бетон катнашмасыннан өслекләр түшәлгән.
Объектның планлаштырылган сроктан алданрак тәмамлануы билгеләнә. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләрнең гомуми суммасы якынча 77 млн сум тәшкил иткән.
Чыганак: БР Хөкүмәте