

Иске Балтач. 28 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтачлыларны «Йөрәк җылысы» акциясенә кушылырга чакыралар.
Бөтендөнья башкортлары корылтае Төбәк Башкорт җәмәгать оешмалары Башкортстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге белән берлектә «Йөрәк җылысы» акциясен игълан . Аның максаты: Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан салдатларга бәйләнгән оекбашлар, өч бармаклы бияләйләр, перчаткалар, башка җылы әйбер, күчтәнәчләр җыеп, илтеп бирү.
Озакламый салкын көннәр башлана. Ватан сакчыларына йөрәк җылысын җиткерүгә һәркем кушыла ала. Җылы әйберлә өстәп, «улыма», «батыр егеткә», «иминлек телим» кебек сүзләр белән хатлар, шигырьләр белән дә озатылса, солдатларыбыз укып куаныр, көч-гайрәтләр артыр дип ышана акцияне оештыручылар .
Әйберләрне район мәдәният сарае бинасында 20 октябрьгә кадәр кабул итәчәкләр.