Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 14:37

Тәтешле егете батырлык кылган

Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете, яу кырыннан каршы як солдатын кулга  төшереп,  БТР урлап алып чыккан

Тәтешле егете  батырлык кылган
Тәтешле егете батырлык кылган

Яңа Кайпан. 27 сентябрь - "Балтач таңнары". Тәтешле районы Яңа Кайпан  авылы егете, яу кырыннан каршы як солдатын кулга  төшереп,  БТР урлап алып чыккан.

 

Бу хакта хәбәр әлеге вакытта социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда әйләнеш ала. Социаль челтәрләрдә Тәтешле районы   Яңа Кайпан авылы  егете  каршы як солдатын кулга  төшереп, БТР урлап алып  чыккан. Егеткә отпуск биргәннәр, дип язалар.    Дөрес хәбәрме бу?

Сорауга ачыклык кертү максатында, редакция хезмәткәре Бүл-Кайпан авыл җирлеге хакимияте башлыгы белән бәйләнешкә чыкты.

“Социаль челтәрләрдә язылганнар бары да ул үзе сөйләгәннәр буенча тасвирланган.  Шәхсән минем үземә дә ул шул ук сүзләрне сөйләде,--дип белдерде Бүл-Кайпан авыл җирлеге башлыгы, телефон аша.

Егет июнь аенда ирекмән сыйфатында махсус операциягә юлланган булган.  Ул «Барс-17» ирекмәннәр отряды сугышчысы.   Контракт вакыты узгач авылына кайткан.  Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә УККнең җиде солдаты булган. Икесен ул атып юк иткән, икесе качкан. Берсен кулга төшереп ул үзләренең бүлекчәсенә, урлангаан БТРда, алып  кайткан. Моннан тыш бүлкайпанлы  контузия алган иптәшен дә сугыш кырыннан алып чыккан.

28 сентябрь көнне ул янә махсус операция барган урынга  юлланачак икән.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: