Новости
24 Сентября 2022, 19:24

Балтач районы юлларында киек хайваннар активлашкан

24 сентябрь көнне Борай-Иске Балтач -Куеда юлында пошины һәлак итә язганнар

Балтач районы юлларында киек хайваннар активлашканБалтач районы юлларында киек хайваннар активлашкан
Балтач районы юлларында киек хайваннар активлашкан

Иске Балтач. 24 сентябрь -"Балтач таңнары". 24 сентябрь көнне Борай-Иске Балтач -Куеда юлында пошины һәлак итә яздылар.

Күз алдыбызда булды бу хәл. Тәтешле ягыннан кайтканда, Танып елгасы күперенә якынлашкан мәлне  юл читендә поши күренде. Акрын гына юлга табан атлады ул. Бездән аңа кадәр ике йөз метр чамасы ара бар иде. Алдыбыздан фура бара. Поши юлны кисеп чыгарга уйлады. Каршы полосадан да йөк машинасы килә. Ул юл аша чыгарга уйлаган пошины күргәч туктады. Ә безнең алдан барган фура хәрәкәтен дәвам итте. Поши, әллә куркуыннан, кире борылды да акрын гына үзе килгән якка табан атлады. Ул арада бездән алда барган фура мәхлукның арткы уң як аягын таптап узды. Туктамады. Тизлеген арттырып, җилдерде. Поши егылды һәм сикереп торып, чатанлап әрәмә арасына кереп югалды. Кызганыч, втдеорегистраторыбыз яздыру режииына куелмаган булган. Бу хәлне видеоязмада терки алмадык...

Ә юлның ул участогында "Кыргый хайваннар" дигән искәртү билгесе кирәк!

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас