Новости
17 Сентября 2022, 09:00

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды

Бүген, 17 сентябрь көнне, Балтач районы мөселманнары китергән гошер сәдакасы Россия мөселманнарының Үзәк диния назаратына караган, Уфа шәһәрендә урнашкан Россия Ислам университеты шәкертләренә юлланды.

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылдыИске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды

 

Бүген, 17 сентябрь көнне, Балтач районы мөселманнары китергән гошер сәдакасы Россия мөселманнарының Үзәк диния назаратына караган, Уфа шәһәрендә урнашкан Россия Ислам университеты шәкертләренә юлланды.

 

“Үзәк мәчет” имам-хатыйбы Филүс хәзрәт Камалтдинов белдерүенчә, быел Балтачта өченче тапкыр гошер сәдакасы җыю оештырылган. (Гошер сәдакасын кемгә бирү дөрес булуы турында сайтыбызда бәян иткән идек). Беренче елда балтачлылар үзләре университетка илтеп тапшырсалар, ике ел рәттән университеттан җыелган сәдаканы килеп алганнар. Бүген университетның хуҗалык эшләре буенча ректор урынбасары Гафур Фәтхетдинов ГАЗель автомашинасында Блтачка килде.

—Иске Балтач авылындагы ике мәхәллә, Югары Карыш авылы мәхәлләсе, Бигелде, Көнтүгеш авыллары мәхәлләләре бик күп сәдака җыеп китерделәр. Югары Карышта күп күләмдә бал җыелды. Төрле яшелчә, җимешләр, кайнатмалар — һәммәсе кабул ителде. Савапка булсын. Халык бик актив катнашты. Аллаһы ризалыгы өчен булсын! — ди Филүс Нәкыйп улы.

Ислам университетында өч йөздән артык шәкерт укый. Гафур Газизҗан улы әйтүенчә, республика районнарыннан гошер сәдакасы җыю актив төс ала. Әле күптән түгел генә Архангель районыннан сәдака алып кайтканнар.  Чиратта — Чакмагыш, Чишмә районнары вәкилләре чакыруы буенча юлга чыгу көтә аны.

Җыелган сәдаканы әрҗәгә төягәннән соң Гафур Фәтхетдинов дога кылды.  

 

Автор фотолары һәм видеосы

 

 

Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Иске Балтач авылының “Үзәк мәчете”ндә җыелган гошер сәдакасы Уфа шәһәренә озатылды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас