

Ижевск. 17 сентябрь -"Балтач таңнары". Иске Балтачның "Агыйдел-Йолдызчыклар" гимнаст кызлар командасы Ижевск шәһәрендә узган "Өмет кубогы" бөтенрусия ярышларында призлы урын яулаган.
Бу хакта ярышларны оештыру комитетының рәсми сайты хәбәр итә.
Гимнаст кызлар һәм хатын-кызлар арасында "Өмет кубогы" бөтенрусия ярышлары 14-17 сентябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендәге Коворкинг "Арена" да узды.
Анда алты йөздән артык гимнаст үзләренең яшь категориясендә осталыкларын сынаган.
Балтач районы данын " Яшьлек" ФСКның гимнастика секциясендә шөгыльләнгән "Агыйдел-Йолдызыклар" командасы лаеклы яклаган. Алар кече яшьтәге гимнаст кызлар арасында узган ярышларда беренче урындалар. Ә өлкәнрәк яшьтәге гимнастлар арасында Ижевскның "Триумф" спорт мәктәбенең «Роксэт-Адамас» командасы, шулай ук Тула шәһәре гимнастлары яхшы чыгыш күрсәткән һәм призлы урыннар яулаган.
Хуҗаларны уздырган гимнаст кызларыбызны чираттагы җиңүләре белән ихлас тәбрик итәбез.
Гимнаст кызларыбыз тренер Наталья Абдуллина җитәкчелегендә шөгыльләнә.