

Бу чарада үз продукцияне эшкәртү, районда эчке туризмны үстерү юнәлешләрендә эш башлаган дүрт эшкуарның проектлары каралды.
Киңәшмә эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов, “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы” АНО директоры Марсель Кашаев, “Башкортстан Республикасы РЛК” җәмгыяте генераль директоры Азат Хәйруллин катнашты.
Киңәшмәдә эшкуарлар Булат Борхановның товар билгесен теркәү (продукцияне брендлау), Илдар Сәхипов, Марат Хәйруллин, Илшат Галләмшиннарның районда эчке туризмны үстерүгә кагылышлы проектлары каралды.
Киңәшмәне район Хакимиятенең икътисад, эшкуарлык һәм муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы Салих Имаев алып барды.
Беренче поектның инициаторы: шәхси эшкуар Булат Борханов 2018 елдан районда эшчәнлек алып бара, төп юнәлеше – “Тәмле” кибетләре челтәрендә икмәк-күмәч әйберләрен җитештерү һәм сату. 19 кешене эш урыннары белән тәэмин итә. 2022 елдан ит эшкәртү ярымфабрикатлар җитештерү һәм ярымыслау эшен башлаячак. Бүген ит сату кибетен ачты.
Проектның исеме “Үз продукцияне эшкәртү һәм сату”. Бизнес-проектны тормышка ашыру өчен брендлау һәм сертификацияләү мәсьәләләре буенча бизнес-проектны алып бару һәм алга илтү таләп ителә.
Проектның максаты: үз продуктларын брендлау һәм сертификацияләү.
Проект буенча планлаштырылган инвестицияләр күләме: 7,5 млн. сум
Ул тормышка ашса, ике яңа эш урыны булдырылачак.
Проект 2022-2023 елларда тормышка ашырылачак.
Технологик җиһазлар сатып алу, ассортиментны арттыру, брендлау, сертификацияләү, продукцияне региональ һәм федераль дәрәҗәгә чыгару өчен дәүләт программалары кысаларында эшкурага ярдәм күрсәтеләчәк.
Эш башлаучы эшкуарлар Лиана һәм Илдар Сәхиповлар (шәхси эшкуар Лиана Венарис кызы Сәхипова) Көндәшле авыл советы авыл биләмәсе территориясендә глемпинглар, актив туризм булдырырга планлаштыралар. Агротуризм федераль программасында катнашу потенциалы бар.
Бер ел эчендә Сәхиповлар 2 күлне төзекләндергәннәр, 10 кунак йорты булдырачаклар. Тагын бер күлне төзекләндерергә кирәк. Джип-триалларда йөрү, ат һәм җәяү йөрү һәм көймәдә йөрү оештырылачак. Кыш көне каргизгечләрдә йөрү, чаңгыда һәм тимераякта шуу күз уңында тотыла. Тюбинг трассасы төзү өчен 1,2 километр электр энергиясе үз хисапларына үткәрелгән һәм тюбинг өчен тау битен төзекләндерү эше башланган.
Ел әйләнәсендә балык кармаклау һәм «тыныч ау» аеруча кызыксыну уята – табигать кочагында фотоау өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
2021 елда 4000 төп җиләк, 500 куак кура җиләк, 3 гектар мәйданда сарымсак үстерделәр, быел 4500 төп җиләк үсентесе утырттылар, 5000 төп кура җиләге һәм 3 гектар сарымсак утыртылачак.
Теләге булганнар үз җиләкләрен сатып ала алалар, шулай ук җиләк-җимеш культураларын үстерергә өйрәтү буенча төркемнәр җыячаклар.
Гөмбә, җиләк-җимеш һәм башка җимешләр җыю оештырылачак
Авыл кешесенең мәдәният һәм көнкүреш элементлары сакланган Кунак йорты бар: авыл миче, кое, көнкүреш әйберләре һ. б.
Шәхси эшкуар Илшат Галләмшин 1999 елдан эшчәнлек алып бара, төп юнәлеше, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләгәнчә, торак һәм торак булмаган биналар төзү. Соңгы зур проект 2022 елда 800 кв. Метр зурлыктагы «Пятерочка» кибете төзү иде. Ул аны шушы көннәрдә төзеп бетереп файдалануга тапшырды.
Илшат Галләмшинның яңа проектының исеме: Эко-авыл.
Проектның максаты: ярдәмче хуҗалык алып бару өчен йорт яны участоклары булган 10 Экойорт төзү. Яшь гаиләләр белән экойортка урнашу һәм экоавыда агротуризмны алга таба үстерү өчен контракт төзү. Яңа Яхшый авылы янында элекке “Алтын башак” пионер лагере территориясендә урнашачак ул экоавыл.
Проект буенча планлаштырылган инвестицияләр күләме: 30 млн. сум. Проект гамәлгә ашырылса, 19 кешегә эш урыннары булачак.
Проектны тормышка ашыру вакыты: 2022-2025 еллар.
Илшат Хәлим улы киңәшмәдә катнашучыларны проектны гамәлгә ашыру стадиясе белән таныштырды.
Янә бер проектның инициаторы: шәхси эшкуар Лилия Хәйруллина. Аның проекты белән вәкиле Марат Хәйруллин таныштырды.
2020 елдан бирле эшчәнлек алып бара, төп юнәлеш – транспорт чаралары өчен тукталышлар эшчәнлеге. 2021 елдан Экобалтач проектын тормышка ашыра. Юнәлеш-глемпинглар һәм экстремаль туризм.
Проектның исеме: “Экобалтач”.
Проектның максаты: глемпинглар төзү. Балык үрчетү һәм балык тоту өчен буаны төзекләндерү. Тюбинг трассасы һәм квадроциклларда агрессив йөрү өчен трасса төзү.
Объектны Усман авылы янында «Усман күле» сулыгы янында урнаштыру планлаштырыла.
Проект буенча планлаштырылган инвестицияләр күләме: 10 млн. сум
Проект 4 кешене даими эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
Проект 2022-2025 елларга исәпләнгән.
Проектны гамәлгә ашыру стадиясенә тукталганда, Усман авылы янындагы 0,5 га мәйданлы җир һәм Иске Ямурза авылы янындагы 15 сутый җир кишәрлеге арендаланган. Буаны төзекләндерү таләп ителә.
Киңәшмә барышында барлык проектлар да хуплау тапты. Һәм зур сулыклар янында зур проектлар тормышка ашырылырга тиеш, диде Рөстәм Әхмәткәрим улы, үзенең киңәшләрен бирде, проектларны тормышка ашыруны тизләтү өчен дәүләт ярдәме алуда булышлык күрсәтергә вәгъдә итте. Балтачлыларның яңа башлангычларында уңышлар теләде.
Газим Талипов фотолары