Новости
31 август 2022, 04:37

Туймазыда укучылар инженер белемен үзләштерә

Туймазы балалар иҗаты сараенда Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чикләрендә, укучылар инженер белемен үзләштерә

Туймазыда укучылар инженер белемен үзләштерәТуймазыда укучылар инженер белемен үзләштерә
Туймазыда укучылар инженер белемен үзләштерә

Туймазы. 31 август - "Балтач таңнары". Туймазы балалар иҗаты сараенда Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чикләрендә, укучылар инженер белемен үзләштерә.

 

Менә-менә уку елы башлана. Туймазы шәһәренең балалар (яшүсмерләр) иҗаты сараенда учреждениенең белем бирү процессына әзерлеген бәяләү буенча барлык чаралар да үткәрелгән. Быел «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән субсидия акчалары хисабына - балаларга өстәмә белем бирүнең яңа урыннарын булдыру, Туймазы шәһәренең балалар (яшүсмерләр) иҗаты сараенда  янә тагын бер уку кабинеты җиһазландырылган. Балаларга техник профиль программалары буенча белем алу һәм заманыбызның актуаль һәм өстенлекле юнәлешләрендә үсү мөмкинлеге биреләчәк. Киләсе уку елында Туймазы шәһәренең балалар (яшүсмерләр) иҗаты сараенда «ИнфоУмники»берләшмәсенең уку кабинеты ишекләрен ачачак.

Заманча  санак җиһазлары  балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм балаларга сыйфатлы белем алырга һәм, шул исәптән, Scratch блок-визуаль телендә программалаштыру азамаларына өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Тагын-профиль алды инженер белемен үзләштерү юнәлешендә  алар 3D модельләштерү һәм проектлауны өйрәнәчәкләр. 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар  "ИнфоУмники"берләшмәсенә компьютер грамоталылыгын һәм программалаштыру нигезләрен үзләштерергә   языла башлаган инде.

Биредә яңа җиһазлар һәм циффрлы җиһазлар мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыруга ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәгариф» илкүләм проектының «һәр баланың уңышы» региональ проекты кысаларында өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру өчен субсидияләр ярдәмендә барлыкка килгән.

Автор:
Читайте нас