

Николо-Березовка. 26 август -"Балтач таңнары". Краснокама районында яшәүче эшмәкәр Али Хайбуллаев EVA материалдан автомобиль кирәк-яраклары җитештерүне үзләштергән.
2020 елда Николо-Березовка авылында яшәүче эшсез Фәүзи оглы Али Хайбуллаев "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проектын һәм «Социаль контракт нигезендә аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чикләрендә белгечләрдән гамәлдәге финанс ярдәме чаралары турында консультация ярдәме алган.
Мөрәҗәгать иткән вакытта аның гаиләсе аз тәэмин ителгән статусында, хатыны декрет ялында булган.
Беркөнне дустының машинасындагы гадәти булмаган келәмне күреп, Али келәмнәр, авточнхоллар, автосумкалар һәм башка кирәк-чраклар тегү буенча производство оештыру идеясе белән яна башлый.
Үзенең бизнес-планын уңышлы яклап, ул социаль контракт төзи һәм социаль контракт (АСПК) нигезендә адреслы социаль ярдәм линиясе буенча дәүләт программасы кысаларында 250 мең сум күләмендә старт капиталы ала. Бу акчаларга келәмнәр, люверслар һәм авточехоллар тегү өчен башка материаллар сатып алына. Әмма үз планнарвн тулысынча тормышка ашыру өчен ,аңа тегү җиһазлары кирәк була.
Арытабан Али Хайбуллаев үз максатларына ирешү өчен индивидуаль эшкуар буларак "Краснокама районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм һәм аны үстерү» муниципаль программасы кысаларында конкурста катнашу өчен документлар тапшыра.
Конкурста җиңеп һәм финанс ярдәме алып, EVA (этиленвинилацетат) материалыннан автомобиль келәмнәре җитештерү өчен җиһазлар сатып ала.
Бизнес оештырылганга ике ел вакыт узган. Шул вакыт эчендә Али дизайнны эшләргә, тегү, тегәргә, реализацияләргә өйрәнгән.. Ирешелгәннәрдә тукталып калмый һәм сыйфатлы продукция ассортиментын даими киңәйтә.