Новости
24 август 2022, 09:15

Уфадагы техноген һәлакәткә 32 ел

1990 елның бу көннәрендә, техноген һәлакәт сәбәпле, Уфа сусыз калган иде

Уфадагы техноген һәлакәткә  32 елУфадагы техноген һәлакәткә  32 ел
Уфадагы техноген һәлакәткә 32 ел

Уфа. 24 август -"Балтач таңнары". 1990 елның бу көннәрендә, техноген һәлакәт сәбәпле, Уфа сусыз калган иде

1990 елның август аеның бу көннәрендә Уфада мәхшәр иде. Сыйфаты ул кадәр булмаса да, шушы фото ачык хәтерләтә моны.

1990 елның 23 августында "Синтезспирт" заводының бер цехында авария булды.

Армия хезмәтендә кыска вакытлы отпускта булып, нәкъ шул көнне мин кире хәрби частька юлландым.

Уфага килеп җиткәч , башкалада гадәти булмаган җанлылык иде. Күктә боралаклар оча...Җирле халык кайдадыр ашыга...

Көн әлеге кадәр үк булмаса да, бераз эссе иде. Урамда цистернадан сатылган квас эчеп, сусауны басмакчы булдым.

"Йәлһең дә бит солдаткайым. Нишләйем һуң, һыу юк бит. Авария булган тизәр,"— диде квас сатучы.

Авария булганга берничә сәгать узган. Ашханә, кафе кебек хезмәт күрсәтү нокталары берсе дә эшләми.

Тимер юл вокзалы тирәсендәге чишмә янында су буе чират. Мәхшәр. Чишмә торбасыннан су бик акрын ага. Кемдер суны күпләп ала. Чиратның артындарак торганнар:"Куда столько набираешь..."-дип тиргәшәләр... Су әлеге кебек пластик шешәләрдә сатылмый иде әле ул чакта.

Тимер юл вокзалының буфетында лимонад ише эчемлекне кырып-себереп алып беткәннәр иде. Поездга утыргач кына су эчә алдым ул көнне...

Фенол шаукымы озак дәвам итте әле Уфада.

Бер карикатура күрергә туры килгән иде. Рәсемдә бер пар кафеда утыралар һәм официанттан:

"Нам чай с лимоном",-дип сорыйлар. "Извините, у нас только с фенолом,"-ди тегесе...

Әлеге дә баягы армия белән бәйле тагын бер көн искә төшә.

1991 елның май аенда хезмәтне тутырып кайтканда Уфада "Башкортстан" кунакханәсендә кунарга туры килде. Чокан фамилияле бер молдован белән номерга эләктек. Туймазыга умартачыларның Бөтенсоюз киңәшмәсенә барган юлында тукталган иде ул. Бер чемодан шәрап төягән.

"Мин Уфада су эчмим. Үземнең шәрапны гына эчәм,"-дип сөйләгән иде ул чакта...

Хәллерәк кешеләр Уфада укыган балаларына атнага җитәрлек суны Балтачтан бидонлап илткәннәрен дә хәтерлим.

Миңа читтән торып укырга туры килде. Сессияләр вакытында Мәрьям исемле бер карчыкта фатирда тора идек. Краннан су эчкәнне күрсә, өлеш эләгә иде Мәоьям карчыктан. Суны тондырып кына эчәргә рөхсәт итә иде.

Әлеге кебек көнкөреш өчен су чистарту фильтрлары юк иде шул ул чакта...

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас