

Рязан. 21 август -Балтач таңнары". Рязань өлкәсендә 8.6 мең гектарда урманнар яна. Сүндерүгә ун боралак җәлеп ителгән.
Рязань өлкәсендә җиде очкыч һәм 10 боралак урман янгыннарын сүндерүдә катнаша,. Алар 450 дән артык очыш ясаган. Янган урманнар өстенә 3,5 мең тоннадан артык су су сипкән. Губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Малков шул хакта хәбәр иткән.
Элегрәк Авиалесохрана мәгълүматларына караганда, якшәмбе көнне Рязань өлкәсендә биш урман янгыны теркәлгән, ут камап алган мәйдан 8,6 мең гектар тәшкил итә, бу алдагы көнгә караганда 1,8 мең гектарга күбрәк.
Малков үзенең Telegram-каналында бу саннарны раслаган.
"Хәл катлаулы. Янгын узган мәйданның гомуми мәйданы 8,6 мең гектар тәшкил итә. Актив яну мәйданы элекке күләмнәрдә кала.. Начар һава шартлары саклана: кызу һава торышы, үзгәрүчән җил. Якын көннәрдә яңгырлар көтелми", - дип язган ул Телеграм-каналда.