Новости
19 август 2022, 11:39

Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!

Бүген, 19 август көнне, Дилара һәм Рамил Әхкамовлар йортында “зәңгәр ягулык” килеп җитү сөенечен кичерделәр.

Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!
Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!

 

Бүген, 19 август көнне, Дилара һәм Рамил Әхкамовлар йортында “зәңгәр ягулык” килеп җитү сөенечен кичерделәр.

 

Өч бала үстергән Әхкамовлар. Өлкән уллары быел гына хәрби хезмәткә чакырылган. Гаилә башлыгы себер тарафларына вахта ысулы белән йөреп эшли, Дилара ханым — йорт хуҗабикәсе.

Моннан егерме ел элек авылның бер урамында яшәүчеләр табигый ягулактан файдалана башласалар да, дүрт урамда яшәүчеләр андый бәхеттән мәхрүм калдып килде. Һәм менә, безнең районда да йорт янына кадәр  түләүсез газ кертү турындагы закон уңышлы тормышка ашырыла башлады.

—Бу эшне тормышка ашыруда булышлык күрсәткәне өчен без депутатыбыз, Шамил Госман улы Шәриповка рәхмәтлебез, — диде Илгиз Әхвәс улы, бәхетле гаиләнең шатлыгын уртаклашып.

Узган елның 1 июнендә Россия Дәүләт Думасы гражданнар өчен җир  участокларына кадәр  түләүсез газ кертү турындагы закон проектын кабул итте.  Газ торбасы дәүләт исәбенә  һәр участокка кертелергә тиеш дигән күрсәтмә апрель аенда ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган иде.

Быел районда йорт янына кадәр түләүсез газ кертү программасы буенча  унбер авылны "зәңгәр ягулык" челтәренә тотыштыру планлаштырылган.  Аларның күбесендә инде йортларга кадәр табраүткәргеч илтеп җиткерелгән.

Хуҗалар, авыл халкы турында күрелгән хәстәрлек өчен ил, руспублика, район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр һәм мондый шатлыкны районда яшгәгән һәр кеше кичерсен, дигән теләкләрен җиткерделәр.

 

Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!
Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!
Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!
Тутагач авылының дүрт урамында яшәүчеләргә уңайлыклар килеп җитте!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас