

Төркия Президенты Тайип Эрдоган Львовка визиты барышында Владимир Зеленскийга Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу оештырырга тәкъдим итәчәк.
Бух акта дипломатик чыганакка сылтама белән A Haber телеканалы хәбәр иткән.
"Эрдоган Зеленскийга Путин белән очрашуны оештырырга тәкъдим итәр дип көтелә", — дип хәбәр иткән Львовтагы телеканал корреспонденты.
Шул ук вакытта CNN Turk телеканалы, чыганакларга сылтама белән, Путин һәм Зеленский Украинадагы "юл картасы" н билгеләү өчен, очрашу үткәрә ала, дип белдергән.
"Зеленский дүрт тапкыр Россия Президенты Владимир Путинга ике яклы саммит тәкъдим итте. Киевның бу тәкъдимен һәрвакыт Мәскәү "лидерларны хәл итү өчен конкрет мәсьәлә юк"дигән җавап белән кире какты. Әмма Львовта өч яклы саммитка кадәр Россия үзенең катгый позициясен йомшарта башлавы күзәтелә. Россия чыганакларыннан алынган яңалыклар буенча, Россия Президенты Владимир Путин Владимир Зеленский белән очрашырга мөмкин. Россия ягы лидерлар "юл картасы" турында фикер алыша һәм билгели ала, дип белдергән. Аннары делегация әлеге "юл картасын" тормышка ашыру буенча эшне башлый ала. Хәтта Украинадагы ахыргы тынычлыкка ирешелмәсә дә, һәрхәлдә, утның тотрыклы туктатылуына ирешү Львовдагы саммитта Зеленский Президент Эрдоганга БМО Генераль секретаре Гутерреш катнашында нинди юлламалар тапшыруына бәйле булачак", — дип билгеләп үткән телеканал.
РИА Новости