

Бу зур эштә авылда гомер иткәннәр дә, аннан читтә яшәгән ватанпәрвәр авылдашлар да зур теләк белән катнаша.
Озак еллар авылына кайта алмаган кешеләр авылдагы чишмәләрен сагынып яши, сырхап торганы булса "Үзебезнең чишмәнең бер йотым суын эчсәм, сихәтләнер идем" дип уйлый. Тәмле сулы “Байлар чишмәсе”, арбалы ат төп транспорт чарасы булганда, юлчыларга юлга су запасы алу урыны булган. Атна буе ат арбасындагы савытта йөресә дә үзенең тәмен югалтамаган бу чишмә суы. Авылның өлкән буын кешеләреннән әлеге вакытта Иске Балтач авылында гомер иткән Хатип Солтановта якты хатирәләр сакланган, шуңа аның тәкъдиме буенча Назим Тимербаев, Ингель Камаев суның составына экспертиза үткәргәннәр. Авыл аксакаллары Газинур Хаматов, Фардус Хаматгареев, Радиф Зиятдинов, Рафит Фатхлисламовлар белән бергәләп чишмәгә төшәргә машина юлы эшләргә дигән карарга килдек. Безнең
фикерне Богдан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Лениза Тимергазиевна бик унай дип тапты hәм ниятләребезне тормышка ашырды. Авылдан чыккан, әлеге көндә Николо-Берёзовка посёлогында яшәгән, пенсия яшендә булуга карамастан врач-стоматолог эшен яратып алып барган Гаденан Исламович башлаган эшне күреп сөенде, дәвам итеп үз акчасына чишмә тирәсен халыкка уңайлы, матур итеп ямьләү өстендә янып йөри башлады. Быел беренче июль көнне, авылдашыбыз Альберт Сафаров үзенең шәхси КамАЗы белән Гаденан Исламовичның чишмәгә ихтирам йөзеннән булдырган беренче иҗат җимешен урынына кайтарып җиткерде. Гаденан Исламовичның hәм авыл аксакалларының уйлаган уй-фикерләрен гамәлгә ашыру йөзеннән икенче июль конне, авылыбызның ватанпәрвәр ир-егетләре көрәк, лом кебек эш кораллары белән коралланып өмәгә җыелдык.
Иҗат җимеше - тимер баскыч булды Гаденан Гайнисламовичтан. Тирә-ягын цементлап ныгытып, түбәсен ябып, алдын савытка су алырга жайлысы, янына тагын плитә саласы, елга аша да плитә саласы, беседка урнаштырасы бар. Анысын сентябрь аенда дәвам итәчәкбез.
Плитәләр белән Фидарис Гарипов тәэмин итте.
Радиф Ахияров, авыл активисты