Бөре. 9 август -"Балтач таңнары". 8 август иртәсенда Яңавыл-Бөре-Уфа юлының 94нче километрында юлга кинәт поши йөгереп чыгып машинага бәрелүдән өч кеше зыян күргән.
Башкортстан җирлегендә янә поши юлдагы авариягә сәбәпче булган. Кыргый хайван катнашлыгында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.
Тикшерү фаразлары буенча, 8 августт көнне, иртәнге алты сәгәтьләр тирәсендә Бөре районы җирлегендә, Уфа-Бөре-Яңавыо автоюлының 94 километрында Борай районында яшәүче 18 яшьлек водитель " Lada Priora " автомашинасы белән идарә итеп, Яңавыл ягыннан Уфага табан хәрәкәт иткәндә, пошины бәрдергән.
Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның ике пассажиры, 53 һәм 79 яшьлек хатын-кызлар төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә урнаштырылган. Ә мәхлук поши шунда ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү эшләре дәвам итә..