Новости
8 Августа 2022, 09:39

Кубаньда рекорд күләмендә бодай уңышы җыеп алганнар

Кубань аграрийлары төбәк кырларыннан 10,7 миллион тонна бодай уңышы җыеп алган

Кубаньда рекорд күләмендә бодай уңышы җыеп алганнарКубаньда рекорд күләмендә бодай уңышы җыеп алганнар
Кубаньда рекорд күләмендә бодай уңышы җыеп алганнар

Краснодар. 8 август -"Балтач таңнары". Кубань аграрийлары төбәк кырларыннан 10,7 миллион тонна бодай уңышы җыеп алган.

Краснодар краенда уҗым культуралары уңышын җыюны төгәлләгәннәр. Игенчеләр бодай уңышын рекорд күләмендә җыеп алдылар, дип язган 8 август көнне Кубань башлыгы Вениамин Кондратьев үзегең Телеграм-каналында.

«Быел төбәк кырларыннан 12,4 миллион тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган. Шул исәптән 10,7 миллион тонна бодай. Мондый уңышны әле беркайчан да җыймадык", — дип төгәлләштергән Кондратьев.

Шул ук вакытта ул урак чорындагы катлаулы һава шартларына (корылык, яңгыр) игътибар иткән

"REGNUM" мәгълүмат агентлыгы искәрткәнчә, 2021 елгы урып-җыю кампаниясе барышында игенчеләр 12,4 млн.тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар җыйганнар. Көзге бодай уңышы 10,5 млн. тонна тәшкил иткән булган.

Автор:
Читайте нас