

Көнтүгеш авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү буенча эш дәвам итә.
Быелгы җәйдә Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган барлык авылларда чисталык өмәләре зур оешканлык белән үтә.
Түбән Иванай авылында яшәүчеләр авыл зиратын һәм тирә-юньне төзекләндерү буенча өмә үткәрделәр. Бу эштә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез.
Аерым эшләргә килгәндә, Югары Иванай авылының "Метрий памаш" чишмәсе территориясен төзекләндерү буенча өмәдә авылда яшәгән төрле буын кешеләре бердәм катнашты.
"Чиста пәнҗешәмбе" республика акциясе кысаларында Көнтүгеш авылы территориясендә үлән чабу буенча өмә үткәрелде. Авылда алдагы атнаның пәнҗешәмбе көнендә дә шундый ук өчә үтәчәк. Авылда тәртипкә китерәсе мәйданнар зур. Авылдан читтә яшәгән көнтүгешләрнең дә өмәгә кайтулары, катнашулары сорала.
Түбән Иванай авылында яшәүчеләр "Аблай памаш" чишмәсе янында үлән чабу буенча өмәгә җыелдылар. Авыл осталары, патриотлары тырышлыгы белән чишмә территориясе чистарды һәм матурланды. Авылга патриотик мөнәсәбәтләре һәм башкарган эшләре өчен катнашучыларга зур рәхмәт. Афәрин!
Чишмә тирәсе биек үләннәрдән арындырылгач чистарып, матурланып калды.
Без яшәгән төбәк һәрвакыт караулы, чиста, тәртиптә булсын!
Алдагы көннәрдә биләмәнең Тозлыбин, Яңа Уразай, Янтимер авылларында да мондый чаралар оештырылачак.
Игорь Яниев, Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы
Автор фотолары