Новости
4 август 2022, 06:31

Балтачлылар, тырнак гөлнең файдасы турында белә идегезме?

Халык медицинасында киң кулланылган бу үсемлек 1001 авырудан дәва, диләр. Нинди авыруларданмы?

Балтачлылар, тырнак гөлнең файдасы турында белә идегезме?Балтачлылар, тырнак гөлнең файдасы турында белә идегезме?
Балтачлылар, тырнак гөлнең файдасы турында белә идегезме?

 

Халык медицинасында киң кулланылган бу үсемлек 1001 авырудан дәва, диләр. Нинди авыруларданмы?



Ул ялкынсынуларны бетерә, җәрәхәтләрне төзәтә. Моннан тыш, тырнак гөл (календула) күп кенә башка авырулардан да дәвалый.

– Салкын тигәндә, гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит, колит булганда, 1 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

– Корсак куышлыгына сары су җыелганда, 10 г кипкән чәчәген 1 стакан суга салып, 5 минут кайнаталар һәм 2 сәгать саен 1–2 аш кашыгы эчәләр.

– Тырнак гөлдән ясалган мазь үлекле җәрәхәтне яхшы дәвалый. Үләннең яңа сыгылган согын 1:10 нисбәтендә дуңгызның эч маена салып болгаталар һәм кулланалар.

– Ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, 1 чәй кашыгы чәчәген, 200 мл кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында аз-азлап 400 мл күләмендә эчәләр.

– Авыз эче бозылганда, 1 чәй кашыгы чәчәкне 200 мл кайнар суга салып төнәтәләр. Сөзеп, җылы килеш авызга кабып торалар.

– Невроз, гипертония, атеросклероз, стенокардия, аритмия, гепатит, талак, бавыр һәм үт куыгы авырулары борчыганда, 2 чәй кашыгы кипкән календула чәчәген 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә бер-икешәр стакан эчәләр.

– Ангина, ларингит булганда, тамак төбен чайкау өчен 4 аш кашыгы кипкән чәчәкне, 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут кайнаталар. Бераз суынгач, сөзеп кулланалар.

– Хатын-кыз авырулары вакытында сиптереп юыну һәм урт ялкынсынганда, пародонтоз күзәтелгәндә авыз эчен чайкау өчен 1 чәй кашыгы үләнне, 1 стакан кайнар суга салып, суынганчы төнәтәләр.

 

ВТ

 

Әлбәттә инде куллану алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә онытмаска кирәк.Организмда бу үсемлектә аллергик реакция булмаска тиеш. Сәламәт булыгыз!

 

Автор:
Читайте нас