

Бакалы. 26 июль - "Балтач таңнары". Бакалы районында яуган боз шәхси йортлар яшелчә бакчаларына зыян китергән.
Боз бөртекләренннән хаси булган катлам ике сәгатьтән соң чак эреп беткән.
Шторм Ахман авылын шәхси йортлары яшелчә бакчаларына аеруча зыян салган. гәзите.
- Боз һәм көчле яңгыр явуы көндезге сәгать дүрттән соң башланды. Давыл ярты сәгатькә якын дәвам итте, - дип сөйләгән авылда, яшәүчеләр штормнан соң тәэссоратлары белән уртаклашып.
Шушы вакыт эчендә яшелчә, чәчәк һәм агачлар, кыскасы, бакчаларда һәм яшелчә бакчаларында зур авырлык белән үстерелгән бөтен үсемлекләргә дә зыян килгән.
Кайбер йортларда теплицалар да җимерелгән.