Новости
25 июль 2022, 06:40

Башкортстанда автобус катнашлыгындагы авариядә алты кеше һәлак булган

25 июль  иртәсендә Благовар районында микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган

Башкортстанда автобус катнашлыгындагы авариядә биш кеше һәлак булганБашкортстанда автобус катнашлыгындагы авариядә биш кеше һәлак булган
Башкортстанда автобус катнашлыгындагы авариядә биш кеше һәлак булган

Уфа. 25 июль - "Балтач таңнары". 25 июль  иртәсендә Благовар районында микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган.

 

Башкортстан җирлегендә янә   кешеләр үлеменә китергән авария теркәлгән. Җирле вакыт буенча 11 сәгатьләр тирәсендә  Ford Transit автобусы  һәм «КамАЗ» бәрелешкән.

Якынча мәгълүматларга караганда, салонында егермегә якын пассажир булган микроавтобус Языково торак пунктыннан Уфа шәһәренә рейс ясаган.

Бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ун кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Һәлакәтнең  сәбәпләре  аныклана.

Автор:
Читайте нас