

Бу ризык бигрәк тә бала-чагаларга ошый.
Камыр:
* 1 йомырка;
* 1 стакан сөт яки су;
* 50 г атланмай;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1аш кашыгы майонез;
* он
Эчлек:
* 1 кг бәрәңге;
* 1 стакан сөт;
* 50 г атланмай;
* 1 суган;
* тоз, борыч
Эш барышы:.
Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөзәбез. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төябез. Кыздырып суган салабыз. Эчлекне тастымал белән төреп куябыз, суынса якканда читен була.
Төче камыр әзерлибез. Савытка йомырка, сөт яки су, атланмай, тоз салып болгатабыз, бераз майонез салсаң йомшаграк була. Аннан он өстәп кулга ябышмый башлаганчы камыр басабыз, 20 минут ял иттерәбез.
Камырны берничә кисәккә бүлеп, юка итеп җәябез. Җәемнәрне майланмаган табада ике ягын да пешерәбез. Суынмасын һәм кипмәсен өчен тастымал белән каплап куябыз.
Җәемнәрнең яртысына җылы эчлекне ягып икенче ягы белән каплыйбыз.
Кыстыбыйны эрегән сыер мае белән майлап, табынга җылы килеш чыгаралар.
Ашларыгыз тәмле булсын!
“Аш-су серләре”ннән