Ял көннәре якынлаша. Якыннарыбызны мич ашлары белән сөендерик.
Камыр өчен әзрәк тоз,1 йомырка, 2-3 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы майонез һәм җылы су (кул пешмәсен). Камырны баскач холодильникка куеп торабыз.
Фарш ике төрле салабыз — сыер итеннән фаршка әзрәк тавык фаршы салабыз, тоз, кара борыч, тәмләткечләр (приправы для фарша и мяса) 4 баш суган, я турап бик вак кына, я иттарткычтан яки блендер аша чыгарабыз, бераз салкын су кушып, яхшылап болгатабыз.
Камырны җәеп кисәбез, әзер түгәрәкләргә фаршны салабыз һәм пешерәбез.
Тәмле булсын!
“Татар халык ашлары”ннан