

Иске Балтач. 19 июль - "Балтач таңнары". Иске Балтачта халык ял итә торган урында яшьләрнең әдәпсезлегенә борчылу белдергәннәр.
Иске Балтачтагы бер җәмәгать урынында күңелсез күренешкә тап булган балтачлы социаль челтәрдә борчылу белдергән.
"Паркны исеткеч эчемлекләр эчү урынына әаерелдермәгез! Бер юньсез аның янында кече яшьтәге тагын да ике ахирәте эскәмияләрне капма-каршы куйганнар да, анда утырып эчәләр, тәмәке тарталар, сүгенәләр. Бу ял итү урыны, ә эчеп, исерү урыны түгел. Киләсе очракта постны фото, видео белән дә тулыландырачакмын",--дип язган аноним социаль челтәрдәге постында.
Моңа охшаш борчылулар белән безнең редакциягә хәбәр итүчеләр дә бар. Мондый чакта полициягә хәбәр итү дөресрәк булыр.
Фото интернеттан.