Исергәп. 9 июль -"Балтач таңнары". Бүген, 9 июль көнне Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында табигать могҗизасына тап булганнар. Җирле халык күктә "Бисмиллаһ" сүзе рәвешендә болыт күргән.
Татарстанның Баулы районы Исергәп авылы халкын бүген, 9 июль иртәсендә--Корбан гаете көнендә табигать могҗизасына хәйран калган. Күктәге болыт гарәп сүзе рәвешенә кергән. Болытка карап, гарәп хәрефләрен таныган кешеләр Бисмиллаһ сүзен укыган.
Җирле халык бу күренешне видеога да төшереп алган.,
"Менә күрәсезме, болыт бисмиллаһ сүзе булып күренә. Бу видео Исергәп авылында төшерелә",-ди видео авторы.