

Кырмыскалы. 8 июль - "Балтач таңнары".Кырмыскалы районы Александровка авылы тирәсендә Үзән елгасында экологик һәлакәткә тиң хәл теркәлгән. Балыклар күпләп үлгән.
Җирле халык бу күренешне видеога төшереп, Телеграм-каналда урнаштырган. Видео авторы белдерүенчә, елгада булган барлык тур балык үлгән. Кадралардан күренүенчә, эре-эре чуртаннар, алабугалар, шулай ук вак балык су өстендә җансыз ята.
Җирле халык суга агулы матдә төшүеннән шикләнә.
Экологик һәлакәт сәбәпләрен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.