

Иске Ямурза. 7 июль -"Балтач таңнары". Иске Ямурзада яшәүчеләр үсемлекләр бердәмлеген яхшы аңлый. Бер бакчада бәрәңге түтәле тирәли тырнак гөле утыртканнар.
Иске Балтач ягыннан олы юлдан барганда Иске Ямурзага якынлашканда, юлның сул ягындагы йорт бакчасында әфлисун төсендәге чәчәкләргә күз төшә.
Беничә сутый мәйданда тырнак гөле үсә биредә. Урам ягына да шул гөлне бераз утыртканнар. Ә бакчада ул бәрәңге түтәле тирәли урын алган.
Йорт хуҗасы белән очрашып булмады. Берәүләр, йорт хуҗасы җир буш тормасын дип тырнак гөле чәчкәндер, дигән фикердә. Дару чималы өчен үстермиме икән, дип уйлаучылар да бар.
"Белмим, нәрсә өчен үстерәдер ул аны. Кызыксынган юк. Чүп үләне түгел бит. Матур да инде. Үссен. Юлчылар да сокланып уза бит",-- ди бер иске ямурзалы.
Тырнак гөлен бәрәңге коңызын куркыту өчен үстерүләре дә билгеле. Бу сыналган алым. Тикшеренүләргә караганда, бәрәңге коңгызы, чынлап та , тырнак гөле исен яратмый. Тик репеллент сыйфатында аны, нәкъ шушы бакчадагы кебек, күпләп үстерергә кирәк