Новости
7 июль 2022, 04:27

Балтачлылар «Агротуризм» грантын аласыгыз килмиме?

Балтачлыларның “Агротуризм”  грантына ия булу мөмкинлеге бар. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантка дәгъва итү өчен гаризалар кабул итә

Балтачлылар «Агротуризм» грантын аласыгыз килмиме?Балтачлылар «Агротуризм» грантын аласыгыз килмиме?
Балтачлылар «Агротуризм» грантын аласыгыз килмиме?

Уфа. 7 июль - "Балтач таңнары".Балтачлыларның “Агротуризм”  грантына ия булу мөмкинлеге бар. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантка дәгүва итү өчен гаризалар кабул итә.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Агротуризм»грантына конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2023 елга авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә. Документларны 2022 елның 30 июненнән 12 июленә кадәр кабул итәләр. Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында узачак.

- Агротуризм Башкортстанда яхшы перспективаларга ия,-ди БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Безнең фермерлар, традицион умартачылыктан башлап, балык үрчетүгә кадәр, аграр бизнесның төрле юнәлешләрен үстерәләр. Шул ук вакытта  күпләренең  хуҗалыклары республикабызның матур почмакларында урнашкан. Бу өстенлекләрдән агротуризмны үзләштереп файдаланырга кирәк.

Автор:
Читайте нас