Новости
5 июль 2022, 06:08

Башкортстанда челәннең сирәк очрый торган төрен күргәннәр

Асылыкүлдә челәннең Кызыл китапка кертелгән төрен – җирән төстәгесен күргәннәр

Башкортстанда челәннең сирәк очрый торган төрен күргәннәрБашкортстанда челәннең сирәк очрый торган төрен күргәннәр
Башкортстанда челәннең сирәк очрый торган төрен күргәннәр

Асылыкүл. 5 июль - "Балтач таңнары". Асылыкүлдә челәннең Кызыл китапка кертелгән төрен – җирән төстәгесен күргәннәр.

  

  «Асылыкүл» табигать паркында ибислар  гаиләсен караган  Кызыл Китапка кертелгән  каравайкаларны  күргәннәр.

Моңа кадәр республика территориясендә каравайкаларны -2020 елның 11 маенда Стәрлетамак районының Покровка авылы тирәсендә күргән булганнар.

Бу юлы кошны  Дәүләкән  районы җирлегендә  Аслыкүлдә сирәк кошны күреп алганнар. 28 июнь көнне  биредә ял итүче  Эльза Габбасова һәм  Константин Данилов  кошны фотога төшергән.

"Матур һәм сынлы кошны күрү-зур уңыш, ә төшерергә өлгерү – гаҗәеп  казаныш”,-- дигнәннәр кошны күзәтүчеләр.  

  Берказан-камыш сазлыгында  җирән аккошлар пары оялаган.  Орнитологлар аларның оя сезонында булуын раслаган.  Тиздән җирән челәннәрнең балалары да үсәчәк.   

Автор:
Читайте нас