

Уфа. 24 июнь - "Балтач таңнары". Башкортстанда сигез меңнән артык мигрантка легаль рәвештә эшләргә рөхсәт иткәннәр.
Республикада чит ил эшчеләре нигездә авыл хуҗалыгында һәм төзелеш тармакларында эшлиләр. Алар эшли торган предприятиеләр арасында "Турбаслинские бройлеры”,”Карагез”, ”Ихлас” һәм “Экосалат”, “Рус купоросы компаниясе”, “Мәсәгут сөт-консерв комбинаты”, “Уфамебель”, “ Дуван урманы" һәм башкалар бар.
- Чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү легаль рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш. Бу, барыннан да элек, эш бирүченең үзенә кирәк, чөнки чит ил кешеләрен легаль булмаган рәвештә эшкә җәлеп иткән өчен җаваплылык рәсми рәвештә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларының бәясеннән күпкә югарырак, – дип билгеләгән Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Квота нигезендә, быел республиканың 36 эш бирүчесе 364 чит ил гражданын эшкә җәлеп итә ала. 2023 елга гаризалар кабул итү бара, диде ул.
Ел башыннан чит ил кешеләре эшкә 98 рөхсәт алган, аларның 35е - квалификацияле белгечләр, 16сы - югары квалификацияле. Квотадан 47 чит ил гражданы файдаланган.
Эшкә рөхсәт 17 ил вәкилләренә рәсмиләштерелгән. Күпчелек очракта Вьетнам (46 кеше), Төркия (20 кеше) һәм Таиланд (15 кеше) гражданнары. Алар нигездә төзелештә (29 кеше), эшкәртү производстволарында (21 кеше), мәдәният һәм спорт өлкәсендә (21 кеше), кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануында (18 кеше) һәм сәүдә тармакларында (5 кеше) хезмәт куячак.
Шул ук вакытта 8,2 мең патент рәсмиләштерелгән. Бу мөмкинлектән күбесенчә Үзбәкстан (6,1 мең кеше), Таҗикстан (863 кеше) һәм Әзербайҗан (298 кеше) гражданнары файдаланган.