

Иске Балтач. 24 июнь - "Балтач таңнары". Балтач тарафларына бәрәңге коңгызы килеп җиткәнгә быел кырык ел тулды.
Безнең төбәктә бәрәңге коңгызы 1982 елдан ныклап үрчи башлады. Аңа кадәр халыкның бу корткычтан ничек курыкканын белсәгез иде. 1970 елларда бу тема әлеге коронавирус темасы кебегрәк иде дисәм, арттыру булмас. Кинолекторийларга кадәр оештырдылар ул чорда. Матбугатта да ике көннең берендә шул тема булды диярлек...
Ул чакта корткычларга каршы чаралар әлеге кебек кибетләрдә сатылмый иде. Баштарак халык корткыч личинкаларны кул белән җыйды. Аннары хлорофос сиптерә башладылар. Ул чакта сиптергечләр дә юк иде бит әле. Хлорофосны зуррак савытта эреттеләр дә, аңа мунча себеркесен манып алып, бәрәңге сабаклары өстенә бөркеделәр.
Безнең халык бәрәңге коңгызы белән көрәшкә әзер түгел иде. Мәсәлән, колхоз кырларында да бәрәңге үстерәләр иде ул чакта. Колхозның химик утау техникасы бар иде югыйсә. Ә корткычларны кул белән җыйдырдылар. Бер бала- чага бәрәңге басуыннан ярты литр сыештагы банканы личинкалар белән тутырса, аңа өч сум түлиләр иде.
Ә урам карчыкларының ничек шөбһәләнгәнен белсәгез иде. Шулай бер тапкыр бодай яфракларында ипи коңгызы личинкаларын күргәннәр дә, чаң сугалар. Аның личинкасы бәрәңге коңгызы личинкасына охшаш.
--Бу хәшәрәт бодайда да бар ләбаса. Бәрәңгене кимереп бетереп, бодайга күпләп күчсә, ач калабыз бит,-- дип сөйләнәннәре исемдә.
Ипи коңгызы үз урынында калды, ә бәрәңге коңгызы безнең плантацияләрне яратты. Тора-бара контактлы инсекктицидлар барлыкка килә башлады... Аннары синтетик пиретроидларарга күчтек. Фипронил нигезендәге чаралар да нәтиҗәле булды. Инде неоникотиноидлар белән эш итәбез. Халык өйрәнде көрәшергә. Кырык ел эчендә бәрәңгесез калмадык. Ә көрәшми булмый. Чаралар күрмәсәң, ул күпләп үрчи. Күпләп үрчесә, сүз дә юк, зыянны да күбрәк китерә.
Балтачлылар коңгызгга каршы ничек көрәшә? “Балтач таңнары” оештырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, сораштыруда катнашучыларның 60,4 проценты бәрәңгене агулап утырта. Ундүрт проценты бәрәңгене алдан агулап утыртуны хуп күрә. Бәрәңге коңгызына каршы бернинди көрәш чаралары алып бармаганнар да бар. Җиде кеше шушы җавап вариантын сайлаган. Сораштыруда катнашучыларның тугыз проценты корткыч личинкаларын кул белән җыеп алуны хуп күрә икән. Бәрәңгене сатып кына алучылар да бар Балтачта. Андыйлар, әлбәттә, күп түгел.
Бәрәңгенең сабагын агулауга караганда, орлыкларын агулау нәтиҗәлерәк. Болай эшләгәндә, август башына кадәр бәрәңге плантациясендә корткычлар булмаячак.