Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 09:28

Башкортстан экспорт күләмен арттыра

Башкортстанның биш йөздән артык предприятиесе "Башкортстанда эшләнгән" бренды астында  үз продукциясен  экспортка чыгарчак

Башкортстан экспорт күләмен арттыра
Башкортстан экспорт күләмен арттыра

Уфа. 23 июнь - "Балтач таңнары". Башкортстанның биш йөздән артык предприятиесе "Башкортстанда эшләнгән" бренды астында  үз продукциясен  экспортка чыгарчак

 

Башкортстан хакимияте 2024 елга "Башкортстанда эшләнгән" бренды астында 500дән артык предприятие   продукциясен  экспортка чыгарырга ниятли. Бу хакта БР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Без 6 меңнән артык Республика компаниясендә экспорт аудиты уздырдык һәм экспорт потенциалына ия 5 473 предприятиедән торган гомуми консолидацияләнгән исемлек әзерләдек. Алар өчен тышкы базарларга чыгу буенча укулар һәм төгәл эш алып барачакбыз. 2024 елга "Башкортстанда эшләнгән" бренды астында без әлеге исемлектәге предприятиеләрнең 10 проценттан артыгын экспортка чыгарырга ниятлибез", - дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының Матбугат хезмәте Андрей Назаров.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, "Башкортостанда эшләнгән" төбәк брендын һәм "Россиядә эшләнгән" гомуммилли брендын интеграцияләү турында Назаров Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина белән сөйләшкән. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, республика тышкы икътисадый эшчәнлектә аеруча актив катнашучылар арасына керә. Аның сәүдә партнерлары арасында 100 дән артык ил бар. "Башкортстанда эшләнгән" төбәк бренды потенциаль сатып алучыларга төбәктә җитештерелә торган продукциянең сыйфаты һәм күптөрлелеге турында күзалларга мөмкинлек бирә.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда республиканың 969 предприятиесе экспорт эшчәнлеге бнлән  шөгыльләнгән  , шуларның 885 е - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты ярдәмендә илебез җитештерүчеләре халыкара базарларга чыкканда дәүләт ярдәме алалар. Шул исәптән җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, чит ил клиентларын эзләү, чит ил базарын анализлау өчен, Экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәкләренә һәм Россиянең чит илләрдәге Сәүдә вәкиллекләренә мөрәҗәгать  итү мөмкинлегенә ия   (продукциянең теге яки бу төрләренә ихтыяҗ, чит ил законнары таләпләренә туры килергә тиеш). Экспортерлар өчен дәүләт ярдәме чаралары арасында аларны халыкара күргәзмәләрдә һәм эшлекле миссияләрдә катнашу, яңа сату базарларын һәм чит ил партнерларын эзләү, транспорт субсидияләрен бүлеп бирү механизмы бар. Моннан тыш, дәүләт компанияләргә аларның продукциясен сертификацияләгәндә һәм лицензияләүдә ярдәм итә.

Милли проектның төп максаты-2030 елга «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә чимал булмаган энергетика товарларын экспортлауның реаль үсеше 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаска тиеш.

 

КҖБ порталыннан. 

Автор:
Читайте нас: