Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 15:00

Шаранны моңга күмгән җырчы

Көмьязыдан чыккан  Дамир Хөснуллин  бүген  Шаран якларын моңга күмеп яши

Шаранны моңга күмгән җырчы
Шаранны моңга күмгән җырчы

Шаран. 22 июнь - "Балтач таңнары". Көмьязыдан чыккан  Дамир Хөснуллин  бүген  Шаран якларын моңга күмеп яши.

  
Моңлы булу, сихри аһәң тарату  бар кешегә дә бирелми. Ул Табигатьнең аерым кешеләргә генә биргән бүләге.


Киң билгеле шәхес, районыбызның сөекле улы, җырчы Дамир Миңнулла улы Хөснуллин Балтач районының Көмьязы авылында 1950 елның 2 гыйнварында Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла һәм Нәфисә Хөснуллиннар гаиләсендә дөньяга килгән.  Бу семьяда барысы да музыкант, җырчылар үскән. Ходай сайлап бер ояга җыйган диярсең. Дамир, Нәрисә, Әнисә, Данил. Һәрберсенең үзенчәлекле кабатланмас тавышы, барысыда махсус һөнәри белем алганнар.


1967 елда Көмьязы сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Дамирны Совет Армиясе сафларында алыр хезмәткә вакыт җитә .  Бер ел Түбән Карыш мәктәбендә җыр укытучысы булып эшләп ала, аннары Туган ил алдында изге бурычын үтәргә алына. Тыныч холыклы авыл егете элемтә гаскәрләренә хәрби хезмәткә эләгә. Моңлы тавышы Дамирны үзешчән сәнгатькә алып килә. Хәер, Дамирның  тавышын мәктәптә укыган елларда ук ишетеп сокланалар, ул уку йорты үткәргән барлык концертларда катнаша.  Дамирның классташы ул чорны искә төшереп болай сөйли: -“ Концерт хәзерли башласак, Дамирның илаһи тавышына мөкиббән киткән халык клубны тутыра иде. Чыгышка берничә минут калгач Дамир : -“-Кызлар, әз генә чирләп торам әле, бүген  мин җырламам инде”- дип шаяртырга ярата иде. Безнең калтырап төшкән минутларны күрәсе килгәндер инде. Класста алдынгы укучы булды. “ Домашка”ларны аңардан күчерә идек. Дамир бик кешелекле ул. Ярдәмсез калдырмас. Классташлар “Очрашу кичәсенә” җыелабыз. Сигезенче унлыкны вакласак та, ул һаман да элеккечә гади, сүзчән, аралашып бара, туган якны сагынып кайта.”


   Армия егет кешегә бик кирәкле тәрбияви чара. Дамирның үрнәкле хезмәтен мактап  әти- әнисенә командованиедән хатлар килә. 1970 елда хәрби хезмәттән кайтып төшкәч, Дамирның  алдында “ Кая барырга” дигән уй булмый. Ул инде сәхнәдән китмәсен белгән, карар кылган, иртәгәсе студент икәнен сизә. Моңсызлык ул күңел бушлыгы. Җырдан башка яши алмасын аңлагач, Башкорт дәүләт мәдәният  училищесына килә.  Кабул итү  комиссиясендә ифрат моңлы тавышы белән Роза Сахаутдинованың “ Үзең бүләк” җырын башкарып тыңлаучыларның күңелен яулый. Жюри рәисе:” Безнеке!” дигән вердиктны чыгарып та куя. Әйе, моң тавыштан, сагыштан һәм мәхәббәттән килә. Дамирны “Хор” бүлегенә  кабул итәләр. Күмәк җырга өйрәнү, мөгаен хордан башланадыр. Иптәшеңнең тавышын, мелизмнарын тыңлаган саен  мәгълүматле була барасың. Укытучысы  Лилия Галимовна Тухватуллина бик кешелекле мөгаллимә иде. Вокал(ялгыз җырлау) эчтәлекләренә Виктор Алексеевич Авдиенко өйрәтә.  Яхшы укый егет, ВЛКСМ өлкә комитетының махсус премиясенә лаек була. Уку башланганда ук   төркемнең  старостасы итеп билгеләнә. Курсташы , Әбҗәлил кызы Яунбаева Гөлшат Халфетдин кызы Дамирның күңелен яулый. Бик тырыш, акыллы, тәртипле кызыкай һичшиксез, Дамирга юлдаш булырдай кеше инде. Мөхәббәт никах белән тәмамлана, 1973 тә ике җырчы өйләнешеп гаилә коралар. 1974 тә  Хөснуллиннар гаиләсен Шаран районы башкарма комитеты карамагына кайтаралар.Яшьләр тормышында яңа чор башлана. Дамирны район мәдәният йорты  директоры итеп билгелиләр. Җаваплы эш. Коллективның файдалы эшчәнлеген тәэмин итү мәдәнияттә директорның көндәлек бурычы. Административ эштән тыш, халыкка җырчы буларак , иң беренче чиратта оста башкаручы булып күренергә кирәк. Бу еллар турында  Дамир үзе сөйли.-“ Партия халык мәдәниятенә игътибарны арттырды. Район үзәкләрендә заман таләпләренә җавап бирердәй мәдәният йортлары төзелде.Тормыш һәрбер көннән җыела. Шаранда да бу эш бик тиз старт алды. Без кулдан килгәнчә ярдәм итеп йөрибез. Үзебез эшләячәк урын бит. Гөлшат бик тиз урындагы халык белән аралашты, уртак тел тапты. Башлап сәнгать мәктәбендә сольфеджио дәресләрен алып барды.Методист итеп билгеләделәр бит  үзен. Бар оештыру эшләре, гомум  чаралар аның җитәкчелегендә үтә. Авылларда клуб биналары яңартыла.Коллектив безне җылы каршылады. Тормыш матур гына дәвам итә, бер малай һәм бер кыз безнең тормышыбызны ямьләделәр, яшәүнең дәвамчыларыбыз булды”.


  Балтач районының алдынгы савучысы, хезмәт Даны кавалеры, Башкортостанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәкыя Зарапованың килене Фәридә Зарапова  шул елларда Хөснуллиннарны мактап болай хәтерли: “ Алар бит барысыда Хөснуллиннар нәселе. Эшкә дә, җырга да оста.  Моңлы тавыш белән бергәләшеп матур итеп җырлый торганнар иде. Инде Нәрисә апа килсә, Дамир белән Данил абыем өстәлсә, бушлай концерт була. Туганнар аралашып, хәлләрен белешеп яшәделәр.”


  1981- 1984 елларда Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый. Тулысынча, калган елларда Шаран районы мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли.  Коллективта сәхнә халкы һәрвакыт бер-берең аңлап иҗат итте. Кушылган эш  җиренә җиткереп башкарыла. Дамирны халык җырчы буларак ихтирам итә, яратып тыңлый. Һәр бәйрәм концертында аның көчле тембрлы, илаһи тавышын ишетеп куана халык. Җырчының  үзенең күңелен яулаган җыры була. Дамирның конегы халык җыры “ Уракчы кыз”.  Җитәкчеләр белән очрашканда, мәдәният министрлыгында: - Әнә ” Уракчы кыз” килгән дип шаярталар . Башкорт, татар халык җырларын репертуарына кертә җырчы. “ Уел”, “Иске кара урман”, “ Азамат”,      “Ирәндек” халкыбыз яраткан, буыннан – буынга күчеп килгән моң чишмәләре Дамир башкаруында үтә  дә  үзенчәлекле, күңелләргә үтеп кереп, хәтердә саклана торган шедеврлар. Соңгы елларда композитор Ризван Хакимов белән иҗади бәйләнештә алар. Зөфәр Хәйретдиновның бик популярлашып киткән “ Пар алма”, “ “Абага чәчәге”, “ Соң булсада уң  булсын” җырларын яратып башкара җырчы . Рәис Ханнановның халык яраткан хитларын еш ишеттерде  тамашачыга. Үзгәреш җилләре яңа җырлар , яңа стиль тудырдылар. Дамир үз кыйбласына тугры калды. Ул сәхнәдә үзен бик сабыр, килешле тота. Халыкны ихтирам итә.


  Тормыш сикәлтәсез булмый. Дамир иң кадерле, иң яраткан туганнарын югалтты. Бик матур гына яшәп ятканда сеңлесе Нәрисә кинәт бик авыр чирли. Афәттән коткарырга тырышып озак  бик тырышсаларда,Нәрисә бакыйлыкка күчә.  Зур югалтуны Хөснуллиннар авыр кичерәләр. Гаиләнең ныклыгын, балаларын дөрес тәрбияләгән, туганнарыннан үрнәк алып яшәгән газиз ана авылдагы һәр кешегә кадерле иде. Бәлә ялгыз йөреми. Лаеклы ялга чыгу тантаналарыннан соң, бары томаудан котылырга йөрегән Данил аллергия шогыннан берничә минутта якты дөнья белән хушлаша. Зур югалту барыбызны да тетрәтте. Оста һөнәрмән, мәдәният сараеның әйдәп баручы баянисты, күренекле музыкант,  яхшы , ышанычлы дус, акыллы әткәй бакыйлыкка күчте. Йөрәге таш кеше генә моны аңламас. Язмыш аклы – каралы сукмаклардан тора. Дамир моны үзе аңласа да, күңеле ышанмый. Тормыш дәвам итә. Үзенең дәвамчыларын кеше итте, оныкларында Хөснуллиннарның иҗади мирасы дәвам итсә иде. Шул теләк белән гомер юлыннан атлый Дамир.
 

Ханис Хаҗимов

Автор:
Читайте нас: