Новости
20 июнь 2022, 12:00

Россия галимнәре яңа токымлы сарык чыгарган

Россия галимнәре  Идел буе токымлы  сарык чыгарган. Аның итендә аксым  югары күләмдә икән

Россия галимнәре яңа  токымлы сарык чыгарганРоссия галимнәре яңа  токымлы сарык чыгарган
Россия галимнәре яңа токымлы сарык чыгарган

Элиста. 20 июнь - "Балтач таңнары". Россия галимнәре  Идел буе токымлы  сарык чыгарган. Аның итендә аксым  югары күләмдә икән

 

 Идел буе токымлы с арыклар тиз үсә  һәм төрле климат шартларына җайлаша ала.

 Әлегә кадәрге кырыс табигать шартларына тиз җайлаша торган  Эдилбай токымлы сарыклар  берсе гасыр элек әлеге Казахстан территорриясендә чыгарылган булган.  . Ул чакларда авыл хуҗалыгына җәйге   һәм кышкы салкыннарга лаеклы түзәргә сәләтле терлек кирәк иде. Селекционерлар азыкка  талымсыз һәм халыкны җитәрлек күләмдә  ит белән тәэмин итә торган токым ала алдылар.

Әлеге  токымны Идел буе   дип атаганнар. Аны алу өчен   тикшеренүчеләр Казах далаларынннан    локаль генотиплары саклап калынган  сарыклар алып кайтканнар.

Идел буе ит-сөт җитештерү һәм эшкәртү фәнни-тикшеренү институты фәнни җитәкчесе Иван Горлов сүзләренә караганда, галимнәрнең казанышы сыйфатлы сарык ите җитештерүне  , башка токымнарның ит характеристикасын камилләштерүне, шулай ук селекция өлкәсендә стратегик куркынычсызлыкны гарантияли.

Автор:
Читайте нас