

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирустан тагын бер кеше һәлак булган.
Бу хакта республика Саулык саклау министрлыгы хәбәр иткән, дип яза чыганак.
Пандемия чорында әлеге авыру 5716 кешенең гомерен өзгән, аларның күбесе — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Ковид белән авыручылар саны 289 660 кеше тәшкил иткән, шул исәптән соңгы тәүлектә авыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.
Әлеге вакытта 2 617 619 Башкортстан кешесе вакцинацияләүне тулысынча төгәлләгән, ә кабат 599 меңгә якын прививка ясаткан.