

Архангельское. 10 июнь - "Балтач таңнары". Башкортстанда, көчле явымнар нәтиҗәсендә, торак пунктларны су басу очраклары ешайды.
Аскын елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә Архангель районы үзәген су баскан. Бу хакта бүген, 10 июньдә, БР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Елгада су күтәрелү нәтиҗәсендә Блюхер урамындагы ике йорт яны территориясе зыян күргән.Ул йортларда биш кеше яши.
– Коткаручылар торак йортларда яшәүчеләргә вакытлыча яшәп тору пунктына күченергә тәкъдим итте, әмма халык эвакуациядән баш тартты, - дип белдерә ведомство матбугат хезмәте.
Элегрәк без Бүшбүләк районында ике авылны су басуы турында язып чыккан идек.