

Дүртөйле. 6 июнь - "Балтач таңнары". Дүртөйледән Ирина Елисова укучыларның XI җәйге спартакиадасының федерального округ этабында Башкортстан данын уңышлы яклап, икенче урын яулаган
Дүртөйледәге Назар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе укучысы Ирина Елисова Чабаксар шәһәрендә Россия укучыларының XI җәйге спартакиадасының икенче этабында көмеш медаль яулаган. Бу чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узган.
Ярышларда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты. Дүртөйле спортчысы Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган .
"Идел буе төбәгенең иң көчле 16 катнашучысы мактаулы урыннар өчен көрәште. 1500 метр дистанциядә Ирина шәхси казанышын берьюлы сигез секундка яхшыртты һәм ярышларда икенче булды. Кәеф яхшы, алга таба барабыз. Киләсе ярышлар Чиләбедә узачак. 2005-2006 елда туган егетләр һәм кызлар Россия беренчелеге өчен көч сынаша",-дип билгеләгән Иринаның тренер-укытучысы Шамил Җиһаншин.