

Тик аерым кешеләргә битлек киеп йөрергә киңәш итәләр. Кемнәргә?
Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә
олыларга һәм хроник чирләре булган кешеләргә битлек киюне дәвам итәргә киңәш итте.
1 июньдә республикада битлек кию тәртибе бетерелде. Моннан тыш, оешмаларга керән урыннарда кешеләрнең тән температурасы үлчәнми башлады.
«Без Роспотребнадзор белән килештек һәм битлек режимын бетерү турында карар кабул иттек. Шуңа күрә кешеләрне йончытмыйк, зинһар. Һәркем үзе хәл итә. Шулай да 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник чирләре булган кешеләргә битлек киюен дәвам итәргә киңәш итәм», — диде Радий Фәрит улы.