Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2022, 19:00

Балаларына сыймаган Галия әби

...Йорт акчасын малае кесәсенә салып куя. Килене йорттан берни алдыртмый, әбинең берничә киемен пакетка тутыралар да җиңел машинага утыртып юлга кузгалалар. Галия апаны авыл халкы озатып кала, кордашлары яулык чите белән күз яшьләрен сөртә...

Балаларына сыймаган Галия әби
Балаларына сыймаган Галия әби

 

...Йорт акчасын малае кесәсенә салып куя. Килене йорттан берни алдыртмый, әбинең берничә киемен пакетка тутыралар да җиңел машинага утыртып юлга кузгалалар. Галия апаны авыл халкы озатып кала, кордашлары яулык чите белән күз яшьләрен сөртә...

Күңелеңә җыйма

 

Кулыма билетымны тотып купега килеп кергәндә, поезд кузгалырга санаулы минутлар гына калган иде инде. Рюкзагымны күтәреп, билетта күрсәтелгән урынымны эзләп таптым. Купе ишеге ачык иде. Юлдашларымның берсе – 80 яшьләрне узган ябык кына, кечерәк буйлы татар әбисе булып чыкты. Башына ак яулык бәйләгән, кызыл төстәге бәйләм джемпер киеп куйган. Кулында дисбесе. Аның янында 60 яшьләрдәге тулы гына гәүдәле ханым, әбинең туганы булса кирәк. 
Минем урыным өске киштәдә иде. Рюкзагымны урташтырып, урын-җирне әзерләгән арада поезд кузгалып та китте. Купе дүрт кешегә исәпләнсә дә, без өчәү генә идек. «Аллага шөкер» дип әйтеп куйдым мин, чөнки озын юлда юлдашларыңнан уңу зур бәхет. Юлдашларым сумкаларыннан ризыклар чыгарып чәй эчәргә әзерләнделәр. Мине дә кыстый башладылар. Рюкзагымнан юлга дип әзерләнгән бутерброд, кыяр-помидор салган пакетымны чыгардым. Өстәлебез ризык белән тулды. Әбинең туганы термоска салынган җимешле чәйне стаканнарга агызды. Шул вакыт купе эченә карлыган, бөтнек хуш исе таралды. Бер мизгелдә тәнемдә шундый җиңеллек, рәхәтлек тойдым. Арулар да онытылды кебек. Дисбе тотып утырган әбинең исеме Галия булып чыкты. Түбән Новгородта малае тәрбиясендә яшәгән. Хәзер исә туганы Сәрвәр белән Татарстанга кайтып бара икән. 
Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды. 
Галия әби катлаулы тормыш юлы узган икән. Әти-әнисе яшьли вафат булган. Сеңлесе белән әбиләре тәрбиясендә яшәгәннәр. Тормышлары бик авырдан барган. Авылда карт буйдак булып йөрүче 40 яшьлек көтүче Харис 18 яшьлек Галиягә димчеләр җибәргән. Әбисе оныгына каршы килмәскә кушкан, «Харис бик уңган егет, бик тыйнак, сабыр. Кияүгә чыксаң, уңарсың. Ә мәхәббәт яши-яши килә», – дип, кияүгә чыгарга өндәгән. 
 Авыл мулласы никах укыган, Галия бер төенчеген күтәреп Харис яшәгән йортка килен булып төшкән. Яши-яши, Галия дүрт бала тапкан, урын өстендә яткан кайнанасын тәрбияләгән. Ире чыннан да эшчән булган, Галияне бик хөрмәт итеп яшәгән. Яңа йорт җиткергәннәр. Ләкин ике балалары авырып якты дөньядан китеп барган. Харис та рактан үлеп киткән. Картайган көнендә Галия ялан кадәр өйдә ялгыз торып калган. Улы – Түбән Новгородка, кызы Мәскәү якларына китеп төпләнгән. Әниләре янына бик сирәк кайтканнар. Галия сәламәтлеге какшагынчы мал-туарын да асраган, чебешен дә тоткан, бакчасын да караган. Бар булган акчасын балаларына җибәреп торган. Ләкин 70 яшьтән соң аяклары сызлый башлаган, тормыш алып баруы кыенлашкан. Авылда әбиләр караучы булып эшләүчеләр атнага ике тапкыр булышкалап киткән китүен. 
 Галия апа белән бергә авыл да картайган. Эш булмагач, яшьләр шәhәргә күчкән, кайчандыр гөрләп торган авылда буш йортлар артканнан-арткан. 
 Бер кайтуында улы, йортны сатып, Түбән Новгородка күчәргә кыстый әнисен. Әби ризалаша. Сатып алучысы да табыла. Мунчасы, 30 сутый җире булган йортны сатканда Галия әби үксеп елый. Бик авыр була аңа туган нигезне ташлап китү. 
 Йорт акчасын малае кесәсенә салып куя. Килене йорттан берни алдыртмый, әбинең берничә киемен пакетка тутыралар да җиңел машинага утыртып юлга кузгалалар. Галия апаны авыл халкы озатып кала, кордашлары яулык чите белән күз яшьләрен сөртә.
 Йорт акчасының энесенә генә эләгүен ишеткәч, әбинең кызы тәмам ярсып чыга, анасына бик нык үпкәли. Телефоннан әнисенә җикеренә, «башка сине күрергә дә, ишетергә дә теләмим», – ди. Әби улына: «Акчаның бер өлешен апаңа дә бир», – дип әйтеп карый, ләкин юкка. Кырыс холыклы ир әнисенә җикеренә генә: «Син миндә яшәячәксең. Сине караган өчен ул үзе миңа акча бирергә тиеш!» – ди. Әби акча турында башка сүз кузгатмый. 
 Әбине Түбән Новгородта дүрт бүлмәле фатирга алып кайталар. Монда аның оныгы – 20 яшьлек Антон да яши, ул кичләрен үз бүлмәсендә музыка акырта, әбинең кисәтүләрен колагына да элми. Килене белән малае эштән кайтып керми, әби 10 квадрат метрлы бүлмәдә гомер уздыра. Көннәр буе тәрәзәгә карап тора. Балалары өчен ашарга әзерли, ләкин ул пешергәнне килен яратмый. Кайнананың кухняда йөрүенә ачуы килә. «Синең эшең – бүлмәңдә диванга утырып дога уку, кухняда йөрмә!» – ди ул. Әбине урамга да чыгармыйлар, ул, балконга чыгып, үткән-сүткән машиналарга, урамда шау- гөр килгән халыкка карап тора, авылын сагына.
 Йортын сатып шәһәргә китүенә бик үкенә Галия әби. Мәскәүдәге кызы да әнисен кичерми: шалтыратмый да, хәлен дә белми. Онык әбисе янына кереп карамый. Әби үзенең тимер читлеккә ябылганын аңлый.
 Килен җае чыккан саен әбигә акырып тора: «Ашаганда авызыңнан коела! Сөйләгәндә төкерек чәчәсең...»
 Әбинең тормыштан гайрәте сүнә, намаз укыган саен Алладан үзенә тиз үлем тели. 
Бервакыт килен эштән кәефсез кайтып керә, әбигә бер дә юкка җикеренә башлый: «Өемә кайтып сине күреп торасым килми, мин сине картлар йортына озатам», – дип яный. Әби бүлмәсенә кереп елый, Аллаhы Тәгаләгә кабаттан ялвара, тиз үлем сорый. «Иң курыкканым: үлеп киткәч, гәүдәмне туган авылыма алып кайтмаячакларын белдем. Шуңа бик өзгәләндем», – дип сөйләде Галия әби. 
Аллаһы Тәгалә ана догасын ишетә, диләр бит. Бер көнне өйдә телефон шалтырый. Үлгән сеңлесе Фатыйманың кызы Сәрвәр хәл сорап шалтырата икән. Ире үлеп киткән, болын хәтле өйдә ялгыз торып калган. Әби елый-елый үз хәлен сөйләп бирә. «Галия апа, зинһар, кайт минем яныма, ирем үлгәч ялгыз калдым, авыр берьялгызы гомер кичерүе. Син – әнием урынына калган туганым. Өрмәгән җиргә дә утыртмам», – дип ялвара Сәрвәр.
Сәрвәрнең гозерен ишеткәч, килене шатлана гына. Кайнанасын берсүзсез озатырга риза була, малае да каршы килми. Ләкин әбине авылга үзләре кайтарып куярга риза булмыйлар, килеп алырга кушалар. Сәрвәр апа Түбән Новгородка килеп төшә. Ул арада әбине пропискадан да төшерәләр, киемнәрен ике пакетка тутырып та куялар. Әбигә юллык акча гына биреп, поездга утыртып озатып калалар. 
Галия әбинең поездда балалар кебек шатланганын күрдем мин. Ул тимер читлектән котылган кошны хәтерләтте. Сәрвәр апа да Галия әбине үз анасыдай карый, кашыктан ашата, җитәкләп кенә йөри. Кулыннан тотып кына туалетка алып бара, шакмаклы сөлге белән әбинең иренен сөртеп тора. 
Галия әби белән Сәрвәр апа соңгы станциядә төшеп калдылар. Бу очрашуга ярты ел узса да, ак яулыклы Галия әби күз алдымнан китми. Үз балаларына сыймаган ана бүгенге көндә сеңлесе янында бәхетледер, тәрбия күреп яшидер дип ышанасы килә.
 

Фәгыйлә ШАКИРОВА

Сөембикә

Автор:
Читайте нас: