Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2022, 10:52

Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Мата авылы урамнарында тирә-якны гармун моңнарына күмеп бүләк җыйдылар.

Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй алдыннан Мата авылы урамнарында тирә-якны гармун моңнарына күмеп бүләк җыйдылар.

Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Кичә күркәм гадәт буенча авыл урамнары буйлап, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.  Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.

"Йорттан-йортка кереп, җырлашып, биешеп Сабантуйга бүләк җыйдык. Колгага яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр. 5нче июнь көнне бар халыкны да Сабантуй бәйрәмендә көтеп калабыз", - ди Мата авылы клубы мөдире Эльвера Солтанова.

 

Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Матада Сабантуйга бүләк җыйдылар
Автор:
Читайте нас: