Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2022, 09:38

Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья

Балаларны яклау көне уңаеннан Иштирәк авыл мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй узды.

Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья

Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз.

Балаларны яклау көне уңаеннан Иштирәк авыл мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй узды.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага ярышларга ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды.

“Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.

 “Аркан тартыш”, “Таяк тартыш” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.

 “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.

Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.

Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Балачак чоры – кабатланмас, тылсымлы дөнья
Автор:
Читайте нас: