Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2022, 16:14

Аның батырлыгы мәңгелек

Бүген Ташлы Елга авылында Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Тимур Нухов каберенә чәчәкләр салынды.

Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек

Бүген Ташлы Елга авылында Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Тимур Нухов каберенә чәчәкләр салынды.

Тимур Нухов 2018нче елда Русия Кораллы көчләре гаскәрләренә хәрби хезмәткә алына. Ул Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендәге хәрби частьләренең берсендә радиотехник разведка бүлекчәсендә өлкән оператор булып хезмәт итә. Билгеле сроктагы хәрби бурычын үтәгәч контракт нигезендә хезмәттә кала. Кызганычка каршы, икенче срогын үтәгәндә, Киев шәһәре тирәсендә, Бравар районында барган сугышларда һәлак була.

—Тимур үз тормышы бәрабәренә Илебез мәнфәгатьләрен яклады. Солдат әнисенә һәм әтисенә  зур рәхмәт әйтәсем килә. Улыгыз белән горурлана аласыз. Сез чын кеше, герой тәрбияләгәнсез. Тимур Нухов—безнең өчен чын Герой,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

—Бу—барыбыз өчен дә зур кайгы. Тимур безнең күз алдыбызда үсте, ул бик тыйнак, тәртипле егет иде. Аның әти-әнисе дә—бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен, Тимурның  урыны җәннәттә булсын,—дип сөйләде эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ришат Хиҗәпов.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны Эдуард Хәйбрахманов Тимур Нуховның туганнары һәм якташларының кайгысын уртаклашуын белдерделәр.

Тимур Нухов хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен, һәлак булганнан соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

 

Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Аның батырлыгы мәңгелек
Автор:
Читайте нас: