Русия президенты Владимир Путин күп балалы аталарны вакытыннан алда пенсиягә чыгару турындагы тәкъдимне Министрлар Кабинетына эшләргә кушачагы турында вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости сайтында хәбәр ителә.
Бу тәкъдим "Ата-ана даны" орденын алган күп балалы гаиләләр белән очрашуы вакытында яңгырады.
"Һичшиксез карарбыз, – диде дәүләт башлыгы. – Хөкүмәткә эшләргә йөкләмә бирермен".
Шулай ук әлеге очрашуда Владимир Путин "Герой-ана" исемен кире кайтару турындагы инициативаны хуплады һәм бу исемгә лаек булучыларга бер тапкыр 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте.