Новости
30 Май 2022, 04:21

Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр

 “Библиотөн” акциясе быел ,,Традиция живая нить” темасы буенча үтте.

Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләрТүбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр

 

“Библиотөн” акциясе быел ,,Традиция живая нить” темасы буенча үтте.

 

Түбән Карыш авыл китапханәсендә кич утырып чигү серләрен барладылар. Авылдагы "Смешарики" балалар бакчасы төркеме тәрбияләнүчеләре тәрбияче Л.  Салимова  белән чигү буенча "Тылсымлы энә" мастер - классында катнаштылар.

Чигү сәнгатенең бай мирасын кулланып, халык осталары чигү кулланышын уңышлы таба, кадерләп саклый һәм бу кыйммәтле мирасны үз балаларына тапшыра. Чигү безнең көннәрдә дә кием-салым, йорт җиһазлары, балалар киемнәре, урын-җир әйберләре, халык костюмы теккәндә киң кулланыла.

Авылның чигү осталары Рәфидә Хабирова, Әнисә Юнысова, һәм Әлфия Шәяхмәтова балаларга үзләренең әзер эшләрен күрсәттеләр, җәйге тематикага - чәчәкләр белән тулы эшләре белән таныштырдылар, җылы, матур, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Аннары балаларга мастер - класс күрсәттеләр.

Балалар үзләре дә нидер чигеп карадылар, әлбәттә, балалар үз эшләреннән канәгать булдылар һәм чигүче - тылсымчы кулларында уйнаган кебек, чигүчеләргә горурланып карадылар.

Авылларыбызда бу матур традицияне дәвам итәргә теләүчеләр бар!

Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Түбән Карышта чигү серләре турында сөйләштеләр
Автор:
Читайте нас