

Атна башыннан республикада җылыта башлавы күзәтеләчәк.
Шулай да сишәмбегә кадәр кыска вакытлы яңгырлар явачак әле. 1 июньнән яңгырлар туктап, чын җәй башланыр, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Көндезге һава температурасы иртәгәндән +20...+22, төнгесе +9...+11 градускача җитәчәк. Атна ахырына күпчелек төбәкләрдә көндез +26 градускача җылытуы көтелә.