Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2022, 21:30

Контракт буенча хәрби хезмәт итү өчен яшь чикләве гамәлдән чыгарылды

Владимир Путин хәрби хезмәт узуга беренче контрактны төзү өчен яшь чикләвен гамәлдән чыгару турындагы федераль законны имзалады.  

Владимир Путин хәрби хезмәт узуга беренче контрактны төзү өчен яшь чикләвен гамәлдән чыгару турындагы федераль законны имзалады. Бу хакта РИА Новости сайтында язылган. 

Элек законда хәрби хезмәт узу турында беренче контрактны 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, ә чит ил гражданнары 18 яшьтән 30 яшькә кадәр төзергә хокуклы дип каралган иде. 

Закон эшкә яраклы Русия гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары өчен дә хәрби хезмәт узуга беренче контракт төзү хокукы бирелә торган яшь чиген гамәлдән чыгара.

Сайтта язылганча, коралны һәм хәрби техниканы эксплуатацияләү өчен югары профессиональ белгечләр кирәк. Аларның нәкъ менә 40-45 яшьтә тәҗрибә туплавы күзәтелә.

Шундый алымнарны гамәлгә ашыру контракт буенча хәрби хезмәткә ихтыяҗ зур булган белгечләрне, барыннан да элек, медицина, инженер, техник хезмәт күрсәтү, эксплуатация, элемтә белгечләрен җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

Федерация Советы утырышында Русия саклану министрының урынбасары Николай Панков белдергәнчә, русиялеләргә һәм чит ил кешеләренә хәрби беренче контракт 50 яшькә кадәр төзеләчәк.

Автор:
Читайте нас: