

Уфада Ка-32 вертолетын кулланып тренировка үткәрделәр.
Реаль шартларда Агыйдел елгасыннан вертолетның махсус янгын сүндерү системасына су алуны, шулай ук горизонталь һәм вертикаль янгын сүндерү ысулларын күрсәттелтеләр.
Янгын-коткару вертолеты урман янгыннарын сүндерүнең һәм урман массивлары янындагы торак пунктларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирә.
Вертолет табигый һәм техноген янгыннарны сүндерүне генә түгел, югалган кешеләрне эзләү, зыян күрүчеләрне эвакуацияләү, язгы ташкын һәм урман янгыннары хәлен авиаразведка һәм башка авиация эшләрен тәэмин итә торган җиһазлар белән җиһазландырылган.
“Тренировка уңышлы үтте һәм пилотларның куелган бурычларны үтәвен күрсәтте”, — дип язды Башкортостан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең сәхифәсендә.
Фото: видеодан скриншот