Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2022, 06:56

Хәвефсез юллар сезгә!

Бүген Балтач районының юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы Мәләвез районының Нөгеш авылында узачак "Хәвефсез тәгәрмәч - 2022" республика конкурсына юлланды.   

Конкурс Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Балтач районыннан Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларының "Дорожный патруль" командасы катнаша.

Конкурсның әһәмияте - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче балаларны тәрбияләүдә, аларның юлларда имгәнүләрен киметүдә һәм балалар катнашлыгында хокук бозуларны булдырмауда. 

Хәвефсез юллар сезгә!
Хәвефсез юллар сезгә!
Автор:
Читайте нас: